САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзенә эшләүче сарманлыларның пенсия күләме үзләреннән тора

Сарман Пенсия фонды искәртә: әгәр гражданин ялланып эшләмичә генә үзенә эшли икән, ул вакытта аның булачак пенсия күләме дә үзеннән тора. Үз-үзләренә эшләүче гражданнар мәҗбүри иминият взносларын үзләре өчен үзләре түли. Шәхси эшмәкәрләр, крестьян (фермер) хужалыклары башлыклары, аларның членнары, адвокатлар, нотариус һәм башка шәхси эш белэн шөгыльләнүчеләр пенсия һәм медицина...

Сарман Пенсия фонды искәртә: әгәр гражданин ялланып эшләмичә генә үзенә эшли икән, ул вакытта аның булачак пенсия күләме дә үзеннән тора. Үз-үзләренә эшләүче гражданнар мәҗбүри иминият взносларын үзләре өчен үзләре түли.

Шәхси эшмәкәрләр, крестьян (фермер) хужалыклары башлыклары, аларның членнары, адвокатлар, нотариус һәм башка шәхси эш белэн шөгыльләнүчеләр пенсия һәм медицина фондларына иминият взносларын аерым түлиләр. Түләү вакыты үз карамакларында - берьюлы яисә ел буе берничә тапкыр түләү рәвешендә, әмма 31 декабрьдән дә соңга калмыйча.

Әгәр иминият взносы түләүче эшмәкәр берьюлы ике төрле категория - үзе өчен түләүче һәм эшчелэренә түләүче эш бирүче була икән, иминият взносларын ике категория өчен дә түли.

Иминият взносларын үз вакытында яисә тулысы белән түләмәгән өчен пенялар исәпләнә.

Үзенә эшләүче физик затларга хезмәт хакы түләмәүче шәхси эшмәкәрләргә мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләү фондына аерым бер түләүләр түләү каралган.

26% - пенсияне мәҗбүри иминиятләү взнослары тарифы

5,1% - мәҗбүри медицина иминияте взнослары тарифы

Иминият взносларының күләме федераль закон нигезендә ел башына билгеләнгән минималь хезмәт хакы суммасыннан чыгып тариф нигезендә түләнгән иминият взносларын 12 гә тапкырлап хисаплана.

Иминият взносы туләүченең кереме 300 мең сумнан арткан очракта аерым бер түләүләргә өстәп 300 меңнән арткан һәрбер сумнан 1% күләмендә внос күчерелә.

Шул ук вакытта иминият взнослары суммасы федераль закон нигезендә ел башына билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнгән 8 минималь хезмәт хакының 26% ын 12 айга тапкырланган суммадан күбрәк була алмый(2015 елда 148886,40 сум).

Керем иминият взнослары түләүче учета торган салым органы биргән мәгълүматлар нигезендә хисаплана. Берничә төрле салым шартларында эшләүчеләрнең керемнәре кушып исәпләнә.

300 меңнән артык керемнән исәпләнгән взнос суммасы ел узганнан соң киләсе елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Район пенсия фонды идарәсе белгечләре үз эшләрен ачучы гражданнар арасында Пенсия фондына иминият взнослары түләү тәртибе һәм Пенсия фондына взнос түләргә кирәклеге турында зур күләмдә аңлату эшләре алып бара. Бүгенгесе көндэ республикада 89 мең, район буенча 528 шәхси эшмәкәр теркәлсә, һәрбер икенче шәхси эшмәкәр иминият взносларын үз вакытында яисә тулысынча түләми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев