Йолдызнамә (6-13 июль)
Ашыгу, кабаланудан туктагыз инде! Җәйгә куйган планнарыгызны кабаланмасагыз да, тормышка ашырасыз бит. Дусларыгыз сәфәргә дәшәргә ихтимал. Уйламаган җирдән акча керер.
Кучкар (21 март - 20 апрель)
Кредит мәсьәләләрен хәл итү өчен уңай чор. Үзегезне башкалардан өстенрәк кую гадәтегезне ташлагыз – уңайсыз хәлгә калуыгыз бар. Саллы гына акча керәчәк.
Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Борчылмагыз әле! Сездә бит әллә нинди зур проблемаларны да үз файдагызга борып җибәрә ала торган көч бар. Сездәге ихтыяр көче максатыгызга ирешүдә ярдәм итми калмас.
Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Бушлай сыр капкында гына! Шуны исегездән чыгармагыз. Теләсә нинди тәкъдимнәргә ризалашканчы, җиде кат уйлагыз. Күңелле хәбәр килеп ирешер.
Кысла (22 июнь - 22 июль)
Бу атна эш тә дә, шәхси тормышыгызда уңышлар белән куандырыр. Тик уңышлардан башыгыз әйләнмәсен, акчагызны кирәкмәгәнгә туздырмагыз.
Арыслан (23 июль - 23 август)
Сездән кыюлык, тәвәккәллек таләп ителә. Тотынырга куркып торган мәсьәләләрне шул рәвешле генә хәл итә алырсыз. Хисләргә бирелеп утыра торган чор түгел.
Кыз (24 август - 23 сентябрь)
Күптәнге хыялыгызны тормышка ашыруга киртә булган бер яңалык ишетүегез бар. Ләкин сезне ул гына туктата алмый. Шәхси тормышыгызда күңелле вакыйга көтелә.
Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)
Хисләребез суынды, нишләргә, дип шыңшыганчы, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшырту турында уйланыгыз. Мөмкин булса, гаиләгезне алып сәяхәткә чыгыгыз, шунда дуслашырсыз.
Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)
Эш урыныгызны алыштытыру ихтималы зур. Сезгә яңа вазифа тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Ризалашыгыз, бу эш сезнең тормышыгызга уңай үзгәрешләр алып киләчәк.
Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)
Уйламыйча әйтелгән сүз аркасында тавыш чыгарга мөмкин. Яңа эшкә тотынырга ашыкмагыз. Ахырына җиткерелмәгән эшләрегезне ахырына җиткерегез.
Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)
Ахыры нәрсә белән тәмамланасын белмәгән эшләргә тотынмагыз, очраклы танышларның сүзенә ышанмагыз. Планнарыгызны үзгәртергә курыкмагыз.
Сукояр (21 январь - 18 февраль)
Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту, бергәләп ял итү өчен кулай вакыт. Артыгын ачылып китмәскә тырышыгыз, әйткән сүзегезне ахырдан җыеп ала алмавыгыз бар.
Балык (19 февраль - 20 март)
Ашыгу, кабаланудан туктагыз инде! Җәйгә куйган планнарыгызны кабаланмасагыз да, тормышка ашырасыз бит. Дусларыгыз сәфәргә дәшәргә ихтимал. Уйламаган җирдән акча керер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев