САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йолдызнамә (26-29 июнь)

.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   

Сәламәтлек мәсьәләсен беренче урынга куярга киңәш ителә. Су буйларында, табигатьтә йөрергә тырышыгыз, һичьюгы мунчада яки бассейнда чупырдагыз – бу сәламәтлегегезгә уңай тәэсир итәр.

 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)

Каршылыклы атна. Күңелле вакыйгалар бик үк күңелле булмаганнары белән үрелеп барачак. Сезгә дөрес карарлар кабул итәргә кирәк булачак. Өстәмә чыгымнар килеп чыгуы ихтимал.

 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)

Иске элемтәләрне ныгыту өчен уңай вакыт. Көтелмәгән хәбәрнең планнарыгызны җимереп ату ихтималы бар. Энергиягезне кирәкмәгәнгә сарыф итмәскә, киресенчә ял итеп, көч тупларга тырышыгыз. 

 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 

Башны югалтырдай дәрәҗәдә гашыйк булырга мөмкинсез. Беркем каршында да дәрәҗәгезне төшермәгез, горурлыгыгызны аяк астына салып таптамагыз. Хыялларыгызны тормышка ашырырга курыкмагыз.

 

Арыслан  (23 июль - 23 август) 

Көнкүрештәге көндәлек мәшәкатьләр тиз арада хәл итүне таләп итә. Өйдәгеләр белән сүзгә килмәскә тырышыгыз. Югыйсә, яңа проблема китереп чыгаруыгыз ихтимал.

 

Кыз  24 август - 23 сентябрь 

Гаилә мөнәсәбәтләрен көйләү һәм мәхәббәт өлкәсендәге кытыршылыкларны тигезләү өчен бик уңышлы вакыт. Энергиягезне шул өлкәгә юнәлдерегез. Эштә үзегездән артык күпне таләп итмәгез, бераз ял да кирәк. 

 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 

Планнарыгызны читкә куеп торып, чит кеше проблемаларын хәл итеп йөрергә туры килмәгәе. Акчагызны уңга-сулга таратмагыз, ай ахырында аның үзегезгә дә кирәк булуы бар.

 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 

Шәхси тормышыгыз гөрләп барсын дисәгез, кеше сүзенә колак салудан туктагыз. Гайбәт аркасында сөйгәнегез белән сүзгә килү ихтималы зур. Яман сүзләрдән өстен булыгыз, бәхетле булу, булмау сезнең үз кулыгызда.

 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 

Саграк булыгыз. Бигрәк тә ремонт, төзелеш мәсьәләләрендә. Егылу, имгәнү ихтималы зур. Зур эшләрне башлап җибәргәнче, акча ягын кат-кат исәпләгез, югыйсә, җитеп бетмәве бар.

 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 

Юләр шаяртулардан өстен булыгыз. Үпкәләсәгез дә, шаяртуга шаярту белән җавап кайтарырга тырышыгыз. Йомшак ягыгызны күреп алсалар, гел шул якка “һөҗүм итәргә” мөмкиннәр. Уйламаган җирдән акча кергәнгә, башыгыз күккә тияр.

 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 

Гаиләдәге күңелләрен авырттырып торган күптәнге проблеманы җиңел генә хәл итәрсез. Балаларыгызга игътибарлырак булыгыз, хәзер аларга сезнең бер җылы сүзегез, ярдәмегез кирәк. 

 

Балык  (19 февраль - 20 март) 

Кешеләр белән мөнәсәбәттә “җиңелрәк” булырга тырышыгыз. Дорфалыкка дорфалык белән җавап бирмәгез, кеше белән тәмсезләшкәнче, утырып бер күңелле фильм карагыз.

Чыганак

Фото: ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев