Бәйрәм алдыннан өегезне әйбәтләп җыештырыгыз.
Тузаннарны сөртегез, идәнне юып алыгыз, кирәк икән, җиһазларны күчерегез. Яңа ел өйдәге чиста энергиядән башланырга тиеш.
Кирәк булмаган артык әйберләрегезне таратыгыз.
Өегезне юлбарыс фигуралары белән бизәгез.
Яңа елны хәтерләтүче предметлар кулланыгыз. Әйтик, чыршы ботакларыннан тәкыя, нарат күркәләре һәм башкалар. Алар бәйрәм кәефе һәм күңелле атмосфера тудыралар.
Чыршыны зәңгәр һәм фирүзә төсендәге шарлар белән бизәгез. Алар ел энергияләреннән берсе булган суны хәтерләтәләр.
Яңа ел төнендә яңа әйбер киегез. Әйтик, яңа йөзек, муенса, алка. Яңа күлмәк тә менә дигән булачак.
Нет комментариев