Уллар көненә сарманлылар да кушылды
22 ноябрьдә илебездәге гаиләләр тагын бер матур бәйрәм – Уллар көнен билгеләп үтәләр.
Ләкин аның рәсми статусы әлегә юк. Шулай булса да, максаты – изге: гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, балалар һәм әти-әниләрне берләштерү. Ул гаилә учагында билгеләп үтелә. Әтиләр һәм әниләр бу көнне улларын котлыйлар, аларга бүләкләр бирәләр.
Районыбызда да малайлар үстерүче әти-әниләр бик күп. Хәтта бишәр, дүртәр, өчәр малай үстерүчеләр дә аз түгел. Юлтимер авылында яшәүче Хәйдәровлар – шундыйлардан. Бу йортта өч ул үскән. Бәйрәм алдыннан без алар гаиләсендә булдык һәм уллар үстерү нечкәлекләре белән таныштык.
Хуҗабикә – өч ул үстерүче Галия ханым бүгенге көндә – лаеклы ялда. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы Ирек абый бу дөньядан иртәрәк китеп барган...
Язманы тулы вариантта газетабызның 18 ноябрь санында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев