САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәбикмәк бәйрәменә инглизләр нигез салганнар

 Бу көнне инглизләр тәбикмәккә шикәр комы яки лимон согы сибеп ашыйлар. 

Риваятьләргә караганда, бәйрәмнең тарихы 1445 елга Англиянең Олни шәһәренә барып тоташа. Пост вакытында чиркәүгә йөрүче бер кыз, кагыйдәләргә крашы килеп, тәбикмәк пешерә. Чиркәүнең кыңгырау тавышы гына аны акылына китерә. Кыз моны билге дип уйлый һәм табасы белән, тәбикмәген әйләндерә-әйләндерә, чиркәүгә йөгерә. Бу көлкеле күренешне шәһәр кешеләре тәрәзәләреннән күзәтәләр, соңыннан урамга чыгалар.
 Лондонда бүгенге көндә дә тәбикмәкле таба белән массакүләм йөгерешләр уза. Конкурс шартлары буенча, кыска дистанцияне йөгереп узарга, йөгергәндә табадагы тәбикмәкне мөмкин кадәр күбрәк тапкыр әйләндерергә кирәк. Старт беренче кыңгыраулар тавышы белән бирелә.
 Бу көнне инглизләр тәбикмәккә шикәр комы яки лимон согы сибеп ашыйлар. 
 Россиядә исә тәбикмәкне күпләп Май чабу бәйрәмендә пешерәләр. Иң популяр тәбикмәкләр – бал яки кызыл уылдык белән.
 Россиядә пешерелә торган иң гади тәбикмәк рецепты - түбәндәгечә.
 Моның өчен 0,5 литр сөт, 2 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, бодай оны, тоз һәм 2 грамм – пычак очында сода кирәк. Башта йомырканы шикәр комы һәм тоз белән туглыйбыз. Аннан соң май өстәп, тагын болгатабыз. Сөт өстәп, кабат болгатып алабыз. Табаны кыздырып майлыйбыз. Тәбикмәкне ике яктан да берничә секунд пешереп алабыз. Табаны бер генә тапкыр майларга кирәк. Соңыннан камыр көймәсен өчен, бер кашык майны табада җылытып алырга һәм камырга өстәргә мөмкин. 
 Тәбикмәк эченә йомырка белән суган, алма, балык, сөт өсте, май, бал, гомумән, җаныгыз теләгән барлык төр ризыкны да төрергә була.
 Зөлфия Шәрипова язмасы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X