САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таныш булыгыз: яңа исем

Вәлиева Резидә Муса кызы (иҗади тәхәллүсе - Резидә Вәлиәхмәт) Сарман авылында туып-үскән.

1979 елда Сарман беренче номерлы урта мәктәбен тәмамлаган. Әлмәт дәүләт сәүдә техникумында, аннан Яр Чаллы педагогия институтында һөнәри белем алган. Хезмәт юлын мәктәптә укытучы буларак үтә ул. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яши.
Резидә Вәлиәхмәт үзенең шигырьләрен мәктәптә укыганда ук яза башлый. Иң беренче иҗат җимеше стена газетасында басылып чыга. Хикәя, табышмак, афоризм һәм пьесаларны әле быел гына яза башлаган. Райондашыбызның иҗаты сезгә дә кызыклы булыр, хөрмәтле газета укучылар.

БАЛАЧАК ИСТӘЛЕГЕ
Җәйге челлә. Кояш батып килә,
Ишетелә төрле тавышлар.
Безнең өчен иң дә кызыклысы:
“Көтү кайта хәзер, балалар!”

Көтү кайта! Үзе бер могҗиза!
Бер галәмәт, шатлык күңелгә!
Тик кызганыч, бары өч ел гына
Насыйп булды кайту авылга...

Көтү кайта! Башта тавыш килә...
Аңлап булмый кайдан икәнен!
Күтәрелә тузан, томан сыман,
Шаян уйнап кояш нурында.

Инде якын тояк тавышлары
Сарык, кәҗә, сыер, үгезнең!
Кушылалар бергә мөгрәү, бәэлтәүләр,
Искитәрлек, гүя оркестр!

Ну, ниһаять! Таза, бөдрә туннар
Иң беренче булып чабалар.
Алар күбәү, урам киңлегенә
Чак-чак кына сыя алалар!

Артларыннан чаба тук кәҗәләр,
Ризасызлык белән баш чайкап.
Ике якка сикерә алсу туплар,
Димәк, бу көн бушка үтмәгән!

Иң соңыннан атлый сыер, үгез, бозау...
Салмак кына, кыска мөгерәп.
Ә кайберсе, туктап, күккә карый:
Ошамыймы әллә каршылау?

Һәрбер малкай үзенең йортын белә,
Яхшы таный туган капкасын!
Ябык булса, туктап көтеп тора,
Белә тәмле ризык көтәсен!

Үтте еллар, акты бик күп сулар,
Танымассың хәзер авылны!
Әмма минем истә мәңге калды,
Җир селкетеп, көтү кайтуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев