«Сүнмәс ялкын»ның чираттагы уңышы
Мәдәният

«Сүнмәс ялкын»ның чираттагы уңышы

.

Иске Минзәләбаш авыл мәдәният йортының "Сүнмәс ялкын" фольклор коллективы Казан шәһәрендә узган XIV Бөтенрәсәй "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестиваль-бәйгесендә катнашты һәм "Фольклор-этнографик коллективлар" номинациясендә өлкәннәр төркемендә II дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Җитәкчеләре - Диләрәм Ишанова. Без райондашларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.


Нет комментариев