"SMR" командасы 1 лигага юллама алды
Спорт

"SMR" командасы 1 лигага юллама алды

15-17 апрель көннәрендә Аксубай поселогында ир-ат командалары арасында ТР беренчелегенә мини-футбол буенча ярышлар узды, анда 15 команда катнашты.

Безнең район данын "SMR" командасы яклады. Алабуга шәһәре командасына оттырып, безнең спортчылар көмеш призер булдылар һәм 1 лигага юллама яуладылар. Мини-футбол тарихында район өчен бу - зур җиңү. Команданың иң яхшы уенчысы дип Дмитрий Беляев танылды. Футболчыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!


Нет комментариев