САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәләтле балалар бүләк алды

Сәләтле балалар бүләк алды

 

Сарман сәнгать мәктәбендә сәләтле балаларның район слеты үтте. Котлау сүзе белән район Советы аппараты җитәкчесес Фәндәс Вәлиев чыкты. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров,  аның укыту эшләре  буенча урынбасары Ришат Хуҗин, методист Айгөл Әхмадуллина да слетта катнашучыларга иң изге теләкләрен ирештерделәр. Укучыларның иң-иңнәрен котларга “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең “Сәләтле балаларга ярдәм фонды” члены Зәкия Яһудина да килгән иде. Бу көнне барлыгы 135 укучы истәлек бүләкләренә һәм Мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Шуларның   123е - Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль туры җиңүчеләре, 12се  - "Укучы портфолиосы" бәйгесе призерлары. Тантана Сарман урта мәктәбе һәм гимназия укучыларының концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды. Чараны  гимназия укучылары Илназ Сәетшин белән Чулпан Гаделшина алып бардылар. Ахырда Әлфәт Сабиров “Сәләтле балаларга ярдәм фонды” члены Зәкия Яһудинага күрсәткән ярдәме өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев