Шәрләрәмәдә ярышка әзерләнәләр
Җәмгыять

Шәрләрәмәдә ярышка әзерләнәләр

Авылның спорт мәйданчыгы, елның кайсы фасылы булуга карамастан, бервакытта да буш тормый.

Әле футбол уйныйлар, әле кәшәкә сугалар.
- Традицион хоккей ярышлары, дусларча очрашулар уздыру биредә матур гадәткә әверелде. Быел да мәләкәслеләр белән бозда күрешүне планлаштырабыз, - диде авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина.
Бу көннәрдә мәйданчыкта балалар рәхәтләнеп уйныйлар, спорт белән шөгыльләнәләр, физик яктан чыныгу алалар икән әле. Күңелле һәм имин яллар телик.


Нет комментариев