Сарманда бүген таҗик туе ясадылар
.
Җиде бала әтисе - үзәк район хастаханәсе терапевты Турсунов Пулоджон Азамжонович hәм аның тормыш иптәше Шахло ханым бүген өлкән улларын өйләндерделәр. Уфа дәүләт институтында эколог белгечлеге алучы Равшан яшь килен Фотима белән Октябрьскийда яшәячәкләр.
- Туй бик күңелле узды. Безне дә кунакка чакырганнар иде. Яшьләр бәхетле булсыннар, - диделәр район терапевтының туйда катнашкан хезмәттәшләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев