САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман мәктәбенең беренчеләре шагыйрь белән очраштылар

Китапка, туган телгә мәхәбәт тәрбияләү максатыннан, күптән түгел Сарман урта мәктәбе китапханәчесе Гәүһәр Мөхлиева белән 1 а сыйныфы укытучысы Әлфинур Александрова язучы, журналист, шагыйрь, тарихчы, академик Дамир Гарифуллин белән очрашу үткәргәннәр.

Реклама

- Нечкә күңелле, йомшак табигатьле Дамир абый кечкенә балаларны бик яратты, аларны бик тиз шигърият дөньясына алып кереп китте. Кызыклы шигырьләрен яттан укыды, көлдерде ул. Гел бер хәрефтән башланган шигырьләр дә балаларга ошады. Авторның балаларга багышлап язылган дүрт китабы дөнья күргән. Ул үзенең “Ишегалды”, “Кикринур”, “Бакакак”, “Тылсымлы шакмаклар” китапларында шатлыгын балаларга өләшә. Укучылар да җавапсыз калмадылар.
Рәсүл, Саид, Илдан, Райнур, Айзат – “Гәпләшү” шигырен рольләргә бүлеп, Рафаэль - “Усал туп”, Самира ”Югалган бармак” шигырьләрен яттан сөйләделәр. Балалар өйләреннән Дамир абыйның бик күп китапларын алып килгәннәр иде. Аларның йөзләрендә бәхет чаткылары, күзләрендә кояш нурлары уйнады, - диделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X