САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Абый белән әни бер көнне китте»

Ринат Хәйруллин 24 февраль көнне 58 яшендә инсульттан үлгән. Аның 14 яшьлек улы калган.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин абыйсы турында истәлекләре белән уртаклашты. Хәзрәтнең абыйсы — Ринат Хәйруллин кичә, 24 февраль көнне, 58 яшендә үлде.

«Абый Бөгелмәдә яшәде, гади слесарь булып эшләде. Хәле начарайганда янында хатыны иде. Ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киттеләр. Инсульт булган. Башына кан сауган. Шул сәбәпле Аллаһы сүбхәнә вә Тәгалә аны бу дөньядан алып китте. Әни дә тугыз ел элек шул ук көнне киткән иде. Аермалары тугыз ел һәм бер сәгать кенә…» — дип уртаклашты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.

«Абый миннән 20 яшькә олырак иде. Мине һәрвакыт үз улы кебек карады. Уенчыклар сатып алумы, кыйммәтле әйберләрме… Бәләкәй чагымда миңа уенчык узыш машинасы бүләк иткәне истә калган. Миннән олырак булгач, үзенең күп кенә еллар балалары булмагач, үзенчә шулай иркәли иде. Хәзер 14 яшьлек улы калды», — диде ул.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы якыннарын югалткан кешеләрне авыр минутларда сабыр булырга, туганнары өчен дога кылырга чакырды.

Реклама

«Абый табибларны үзенә якын китерми иде. Үләннәр кулланып, үзе дәваланды. Шуңа күрә табибларга вакытында күреник, карасыннар, ярдәм итсеннәр. «Аннан соң күренермен әле, вакытым юк», — дип йөрмик. Бөтен табибларга, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне әйтәм. Бик тырыштылар. Ләкин Аллаһы Тәгалә тәкъдир иткәч, каршы килеп булмый...

Әлбәттә, йөрәккә бик авыр, әмма сабыр булырга кирәк. Алла боерса, безнең туганнарыбыз ата-аналарыбыз, әби-бабаларыбыз янына җәннәткә китә. Алар һәрбер сүзебезне, һәр догабызны шул ук мизгелдә ишетә. Белгән догаларыбызны, «Бисмиллә», «Лә иләһә иллә алла»ны гына булса да укырга кирәк. Укыган догалар, багышлаган сүзләр җәннәттә туганнарыбызның дәрәҗәләрен күтәрә. Алар: «Кара әле, миңа дога кылалар, мине онытмыйлар», — дип шатлана. Шуңа күбрәк укыйк. Көн саен укысак, көн саен ашларын уздырсак та ул әз булыр. Чөнки алар безне караган, үстергән. Без аларга гомер буе тиеш», — дип сөйләде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/25-02-2021/r-st-m-h-zr-t-h-yrullin-abyy-bel-n-ni-ber-k-nne-kitte-5808908

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X