САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районда "Язгы игелек атнасы" дәвам итә

Районда "Язгы игелек атнасы" кысаларында чаралар дәвам итә. Ул авыл җирлекләрендә дә бара. 22 нче апрельдә "Георгий лентасы" көне билгеләп үтелде. Бу көнне Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу язмасы күрсәтелде. Бу видеоязмада чыгыш ясаган ветераннар турында мәктәп директоры Фаяз Хәбибуллин сөйләде....

Районда "Язгы игелек атнасы" кысаларында чаралар дәвам итә. Ул авыл җирлекләрендә дә бара.

22 нче апрельдә "Георгий лентасы" көне билгеләп үтелде. Бу көнне Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу язмасы күрсәтелде. Бу видеоязмада чыгыш ясаган ветераннар турында мәктәп директоры Фаяз Хәбибуллин сөйләде. Ветеран укытучы Мөзәнә апа Мәгъәниеваның чыгышын укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар.

Шул ук 22 апрельдә Саклаубаш авылы мәдәният йортында игелек тематикасына хәйрия концерты үткәрелде. Бу чарада өлкән буын, клуб хезмәткәрләре һәм яшьләр катнашында концерт номерлары башкарылды. Аларның моңлы җырлары, дәртле биюләре кеше күңелләренә җылы нур булып кереп калды.

22 апрель көнне Зур Нөркәй авылында, "Язгы игелек атнасы"на багышлап, "Без сезнең алдыгызда баш иябез" дип аталган концертта өлкән сыйныф укучылары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар сугыш чоры җырларын башкардылар, вальс биеделәр. Төп фотода - концерттан күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев