САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда хезмәт куркынычсызлыгы тәлапләре үтәләме?

Хезмәтне саклау хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауның мөһим шарты булып тора. Ул идарә органнарының, эш белән тәэмин итүчеләрнең һәм профсоюзларның хезмәтне саклау шартларын яхшыртуга һәм җитештерүдәге травматизмны һәм һөнәри авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек принципларына корылган.

Республикада , шул исәптән районда да, ел саен хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук хезмәт культурасын эшчәнлекнең барлык өлкәләренә тарату максатларында, хезмәтне саклау айлыгы уздырыла. Быел ул 18 апрельдә башланып китте һәм 20 июньгә кадәр дәвам итте. Ә 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрелде. Әлеге мөһим мәсьәлә хакында дүшәмбе район Советында узган киңәшмәдә дә җитди сөйләшү булды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова хезмәт саклау өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр хакында сөйләде. Теманы район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рамил Галиев, район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов дәвам иттеләр. Алар хезмәт оешмаларында Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында узган чараларга да тукталдылар.

- Авыл хуҗалыгы эшләре вакытында бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, куркынычсызлык чаралары үткәрелә, профилактика эшләре башкарыла. Эшчеләргә махсус киемнәр алынды, хезмәткәрләрне диспансерлаштыру үткәрәбез, хезмәт саклау буенча укулар үтә, - дип билгеләп үтте Альберт Наил улы. Әлбәттә, кеше сәламәтлеге, иминлеге - иң мөһиме. Барыбыз да исән-сау булыйк, уңышлы хезмәт итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев