САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район егетләре армиядән кайталар

Узган ел киткән егетләребез, хәрби хезмәтләрен тутырып, туган якларына кайта башладылар.

Аларны якыннары каршы алган мизгелләрне социаль челтәрләрдә күреп, күңел сөенә. 23 июнь көнне үк районга солдатлар кайттылар.
- Энем Шамилне каршы алдык. Дүрт Сарман егете – Илназ Зыятдинов, Илсур Галишин, Айзат Гайфетдинов, Шамил бергә кайттылар. Аллаһка шөкер, хезмәтен тутырып, чын егет булып кайткан. Түбән Новгородта хезмәт итте. Чиктә булгач, бик борчылдык, нинди хисләр кичергәнне үзебез генә беләбез. Сынаулар чыныктыра, тормышка карашны үзгәртә, ди апаем. Алдагы көннәребез имин, тыныч булсын, - дип, шатлыгы белән уртаклашты райондашыбыз Алсу Закирова.
29 июнь көнне егетләрне Казанда, поезддан төшүгә үк, дуслары, туганнары чолгап алдылар, сөенечле күз яшьләре аша бергәләп шатлыклы күрешү хисләре кичерделәр.
Сарман егете Илназ Зыятдиновны да өендә сагынып көткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев