Районда бәйрәм көннәрендә баласы туган әниләргә аерым түләүләр каралган
.
1995 елның 19 маенда гамәлгә кергән 81 санлы Федераль Законга нигезләнеп һәм районда бала тууны арттыру максатларында күрелүче чараларны тормышка ашыру йөзеннән, бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр хакында район Башкарма комитетының Карары дөнья күрде. Ул 2025 елның 1 январеннан үз көченә керде.
Карар нигезендә әлеге түләүләр түбәндәге бәйрәм көннәрендә бәбиләгән һәм баласы тууы турында Сарман районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә яки Җәлил поселогының Башкарма комитетында дәүләт теркәве узган Сарман районы җирлегендә теркәлгән һәм шунда даими яшәүче әниләргә биреләчәк.
- Әтиләр көнендә (октябрьнең өченче якшәмбесе) — 2025 елның 19 октябрендә. Бу көнне бала тууы һәм теркәве булмаса, 16-22 октябрь көннәренә туры килгәннәрен исәпкә алачаклар. Бу чорда баласы туган әниләр бала коляскасы алу өчен 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк алалар.
- Татарстан Республикасы Конституциясе көненә — бала 2025 елның 6 ноябрендә, ул көнне бала тууы булмаса, 3-9 ноябрь көннәрендә туган очракта, бала караваты алу өчен, 20 мең күләмендә акча бирелә.
- Әниләр көненә (ноябрьнең соңгы якшәмбесе) — бала 30 ноябрьдә, ул көнне туу очрагы булмаса, 27 ноябрь — 3 декабрь көннәрендә туса, 50 мең күләмендә түләү каралган.
- Россия Федерациясе Конституциясе көненә — 12 декабрьдә я, ул көнне бала туу һәм теркәү булмаса, 11-15 декабрь көннәрендә туган балага карават алу өчен 20 мең сум күләмендә акча бирелә.
- 2025 елның 15-31 декабрь көннәрендә бәбиләгән әниләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев