Шундый кешеләр бар: тыныч кына яшәп яту мөмкинлеге булганда, аларның «хәрби форма»лы хезмәтне сайлавы, үзләре теләп ил сагына басулары кайчак гаилә тарихы белән дә бәйле була. Бу – гади сайлау гына түгел, туган ояңда алган тәрбиянең, буыннан-буынга килгән, әти-әниең дә гомерләрен шуңа багышлаган хезмәтнең дәвамы да булып тора. Ул – үткән белән бүгенгене, бер буын батырлыгын икенчесенеке белән тоташтырып торучы җеп. Район үзәк хастаханәсенең табиб-хирургы, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Айрат Бакиров-«Лепила» да – шундый династия вәкиле. Шушы көннәрдә ул кыска срок-лы ялга кайтып китте. Без аның белән очрашып, хезмәте турында сораштык.
– Айрат Минәсхәтович, без әле Сезнең Сарманга килгән елларыгызны хәтерлибез. Сезне халык яратты, тиз арада үз итеп өлгерде. Махсус хәрби операциягә китү уе ничек барлыкка килде?
– Мин Аксубай районының Аксубай эшчеләр поселогында туып-үстем. Әти-әнием «форма»лы кешеләр иде. Алар гомер буе халык һәм җәмгыять иминлеге сагында тордылар. Әтием – отставкадагы подполковник, эчке эшләр бүлегендә җинаятьләрне эзләү бүлеге начальнигы булып эшләде, әнием балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор иде. Мин – гаиләдәге биш баланың иң зурысы, үземне балачактан ук формада күз алдына китерә идем һәм кечкенәдән үк шуңа әзерләндем: спорт белән шөгыльләндем, мәктәптә яхшы укыдым. Һәм тагын малай чактан ук табиб һәм бары тик хирург булырга теләдем. Әтинең урыны җәннәттә булсын, барыбызга да югары белем алырга булышты. Мин Казан медицина институтын бетердем. Нәселебездә формалы кешеләр күп, ә табиблардан мин – берүзем. Энем Айнур юридик белем алды, Мәскәүдә яшәде, ул да бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итә, снайпер. Аннан соңгы энебез Айдар нефть тармагын сайлады. Сеңелебез Резедә – шулай ук юрист. Төпчегебез Алмаз авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлады. Еллар тынгысызланып киткәч, үзем теләп, махсус хәрби операциягә киттем. Андагы егетләргә ярдәм итәсем, илнең иминлеген саклауга үземнең өлешемне дә кертәсем килде.
– Күргәнебезчә, Сездә үҗәтлек җитәрлек. Табиб та булгансыз, форма да кигәнсез.
– Әти-әниебез безне балачактан ук алга максат куярга һәм шуңа ирешергә өйрәттеләр. Безнең өйдә һәрчак хәрби дисциплина хөкем сөрде, һәр баланың йорт-хуҗалык буенча вазифалары билгеләнгән иде. Иртән торуга, кемдер терлекләрне карый, кемдер кечкенәләрне киендерә, бакчага илтә. Бер сәгать эчендә маллар каралган, ашатылган, вак балалар бакчага илтелгән, әтинең машинасы җылытылып, капка төбенә чыгарып куелган була иде.
– Институтка җайлы гына кердегезме?
– Мәктәпне тәмамлагач, Чистай медицина училищесын тәмамладым. Ә медицина институтының бюджет урынына өченче омтылышта гына керә алдым. Конкурс бик зур иде. Ә миңа, һичшиксез, түләүсез урынга эләгергә кирәк иде, чөнки миннән соң дүрт эне-сеңелем дә бар бит. Институтка кергәнче, ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә эшләп тордым. Инс-титуттан соң интернатура, ординатура тәмамладым, онкология юнәлеше буенча белемне Мәскәүдә алдым. Барлыгы 12 елга тулды укыган елларым. Зурлар һәм балалар психиатриясе, наркология, сәламәтлек саклауны оештыру, судмедэкспертиза буенча да сертификатлар алдым. Алга китебрәк булса да, әйтеп үтим: махсус хәрби операциядә, балалар психиатриясеннән кала, барысының да кирәге чыкты. Институттан соң читтән торып аспирантурага кердем, шул ук вакытта Казанда җиде ел төрмә хастаханәсендә эшләдем. Соңыннан төрмә табибларын аттестацияләнгән составтан чыгардылар, форма һәм погоннарны салдырдылар. Минем өчен анда эшләүнең кызыгы калмады, «гражданка»га киттем, Норлатта эшләдем. Айрат Илдар улы Сарманга чакыргач, бирегә килдем. Монда яши башлавыма да – җиде ел.
– Махсус хәрби операциядә нинди вазифа башкарасыз? Сезнең хезмәтегез нәрсәдән гыйбарәт?
– Медицина бүлекчәсе начальнигы булып хезмәт итәм, эвакуация төркемен дә җитәклим. Безнең бүлекчәдә табиблардан мин – берүзем. Фельдшер егетем, санинструкторлар бар. Барлыгы унга җыелабыз. Ялга кайткач, мондагы хезмәттәшләрем: «Эш көнегез сәгать ничәдә һәм ничек башлана?» – дип сорыйлар. Безнең эш режимы – 24/7. Биредә көннәр төн белән бутала, күп очракта атнаның нинди көне, ничәсе икәнен дә белмибез. Кулда һәрвакыт – рация. Аннан «Тяжелый-300» дигән хәбәр алуга, көнме ул, төнме, юлга чыгып китәбез, алгы сызыктан яралыларны, өзелгән кул-аякларны җыеп алып чыгабыз. Яралылар икәү дә, өчәү дә, бишәү дә булырга мөмкин. Мин шунда ук беренче ярдәмне дә күрсәтәм: жгут салам, канны туктатам, тамырларны, нерв җепселләрен тегәм... Бәрелеш кырыннан алып чыккач, яралыларны госпитальгә илтәбез. Үлүчеләр булса, аларның үлем сәбәбен ачыклыйм, документлар тутырам. Судмед-эксперт та булуым менә шунда ярдәм итә дә инде. Яралыларны алырга кергәндә, икәү генә – шофер белән мин яки фельдшер гына керә. Чөнки медицина хезмәткәрләре җитми. Өч елга якын хезмәт итү дәверендә ике санинструктор егетебезне югалттык. Гаиләләре, балалары калды. Бик авыр кичердек.
– Яшәү шартлары ниндирәк?
– Блиндажда яшибез. Кечкенә «буржуйка»быз бар, ләкин аны нык ягарга ярамый, чөнки дош-манга үзебезне сиздерергә ярамый. Һәрвакыт маскировка чараларын кулланабыз. Күчмә мунча бар. Суны китерәләр. Шунда ук үземә эш бүлмәсе дә ясадым. Сугышчыларның яраларын бәйлим, авыр булмаган операцияләр ясыйм, әйтик, яралыларның тәннәреннән ярчыкларны алам. Егетләр авырмый да тормыйлар, аларны дәвалыйм. Кыскасы, анда мин – терапевт та, хирург та, нев-ролог та...
– Үзегезнең яраланганыгыз булдымы?
– Әйе. Дронга эләккәнебез булды. Тәнемдә яралар, ярчыклар калды. Ай ярым элек, яралыларны алырга кергәндә, магнитлы минага эләктек, машина шартлады, бәхеткә, исән калдык.
– Иң авыры нәрсә?
– Яралыларны алып чыгу. Аларны тип-тигез кыр аша турыга гына алып чыгып булмый. Дошманга күренмәскә тырышабыз. Сугышчыларны 5-8әр километр ерак-лыктан носилкалар белән «посадка»лар, урманнар аша машинага кадәр алып чыгабыз. Әле бит өстә – бронежилет, җилкәдә – автомат, аркада – медицина рюкзагы. Алар үзләре генә дә 60 килограмм чамасы. Җәй көне шунысы яхшы: дошманнан безне агач яфраклары яшерә. Кыш көне авыррак. Маскировка челтәрләре, балык тоту ятьмәләре бик ярдәм итәләр. Кыш көне челтәрләрнең яшелен, көз көне – сарысын, кыш көне агын кулланабыз.
– «Лепила» позывноен «тегендә» бирделәрме яки үзегез уйлап таптыгызмы?

– Хезмәт урынына килеп төшүгә үк, шушы позывнойны бирделәр. Һөнәрем белән бәйле ул. Мондый позывной – миндә генә. Гомумән, монда исем яки фамилия белән эндәшү юк.
– Үлемнән куркасызмы?
– Аллаһ белән керәбез, Аллаһ белән чыгабыз.
– Гуманитар ярдәм килеп җитәме?
– Әйе, һәрвакыт килеп тора. Район башлыгы Фәрит Хөс-нуллин белән дә очрашканыбыз булды. Ләкин соңгы вакытларда күрешүләр сирәгәйде. Ярдәм килгәндә, күп очракта очрашу урынына чыга алмыйбыз. Без чыга алганда, ярдәм килеп җитә алмый. Шуңа күрә волонтерлар әйберләрне билгеле бер ноктада калдыралар да, мөмкинлек булуга, чыгып алабыз. Дүрт ай элек кенә, ялга кайткач, ике машина алып киткән идем. Берсен үзебезнең район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы бирде, икенчесен – Аксубай районы башлыгы. Берсе белән минага эләктек, икенчесе янды.
– Сезнең тирәдә Сарман егет-ләре бармы? Айнур белән очрашып торасызмы?
– Безнең янда Сарман егетләре юк, ләкин Татарстаннан бар. Ә Айнур белән сирәк очрашабыз. Ул миннән 150 километр ераклыкта хезмәт итә.
– Якыннарыгыз белән дә таныштырып үтсәгез иде. Алар сезнең махсус хәрби операциягә китүегезгә ничек карадылар? Алар белән сөйләшеп торасызмы?
– Тормыш иптәшем Гөлия – хуҗабикә. Аның белән ике кыз үстерәбез. Азалия Сарман гимназиясендә 8 сыйныфта «5» билгеләренә генә укый. Рамина балалар бакчасына йөри. Алар белән вайфай аша аралашып торабыз. Әлбәттә, Гөлиянең махсус операциягә җибәрәсе килмәде. Мин аның минем өчен һәрвакыт борчылып торганын сизәм. Балаларым да сагынып көтеп алалар. Әле бу юлы кайткач та: «Әти, мәктәпкә синең белән барасым килә», «Әти, мине садикка син илт әле», – дип, гөр килделәр, янымнан да китмәделәр. Алар янында булу үземә дә рәхәт, һәр минуты кадерле. Кечкенәсен берничә көн бакчага да илтмәдек. Бергәләп аквапаркка барып кайттык. Китешли, Аксубайга әнием янына кереп чыгарга уйлыйм. Әтием бакыйлыкта инде.
– Киләчәккә планнарыгыз бармы?
– Киткәнче, диссертация яза башлаган идем. Кайткач, аны язып бетерергә уйлыйм. Аның темасы психиатрия белән бәйле. Һәм, әлбәттә, – яраткан хезмәтемне дәвам итү. Минем өчен тормышның кадере тагы да артыр, дип уйлыйм.
– Иң зур теләгегез нинди?
– Җиңеп, туган якларга исән-сау кайту. Мин моңа бик тә ышанам. Чөнки әле Россияне бер генә илнең дә җиңә алганы юк. Бөек полководец Суворов та: «Теләсә кайсы сугыш яки җиңү, яки сөйләшүләр белән тәмамлана», – дигән бит. Махсус хәрби операциядәге егетләр дә җиңүгә өмет белән яшиләр, батырларча көрәшәләр. Аларның каһарманлыгына чын мәгънәсендә сокланырлык.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Без дә Сезнең белән туган якларда очрашуны көтеп калабыз.
Зөлфия Шәрипова

Нет комментариев