Ярты гасыр бергә яшәү – олы бәхет тә, зур хезмәт тә. Сарман авылында гомер итүче Мөхәммәтсабир һәм Сәрия Зариповлар өчен гаилә нигезендә сабырлык, иман байлыгы ята.
Ислам динендә сабырлык иң күркәм сыйфатларның берсе санала. Шуңа күрә, Сабир абыйга исем биргәндә дә, әтисе белән әнисе улларының түземле, авырлыклар килгәндә дә, чыдамлы булуын теләгәннәрдер, мөгаен. Бу исем балага холкы тыныч һәм нык булсын дигән теләк белән дә кушыла. Мөхәммәт исеме белән башлануы исә аның «мактаулы», «данлыклы» булуына ишарәләп бирелгәндер. Мин белгән Сабир абый да – сабырлыгы белән мактаулы булган кеше. Ә Сәрия исеме “чишмә башы, бик кыйммәтле, асыл зат” мәгънәсенә ия. Ике яр бер-берсенә нәкъ менә шул сыйфатлары белән тартылганнардыр, күрәсең.
Яшьләрне “Яшьлек” таныштыра. Ул вакытта икесе дә мәдәният өлкәсендә эшлиләр алар. Сабир абый – Сарманда музыка мәктәбендә, Сәрия апа Әлмәт авылы клубында хезмәт куялар. Бервакыт районда оештырылган яшь ансамбльгә талантлы яшьләрне туплыйлар. Ә озакламый Казанга бәйгегә барырга хор әзерләнә.
Бик яхшы чыгыш ясадык. Сарманлыларны, беренче урын алганнары өчен, Татарстанда беренче тапкыр Болгариягә юллама белән бүләкләделәр. 32 кеше поезд белән 1 айга ял итәргә киттек. Анда Сәрия дә бар иде. Шунда ныклап аралашып, бер-беребезгә сүз куешып кайттык. Ике айдан өйләнештек тә. Очрашып йөрүебезгә бер ел да булмады, - дип сүз башлады гаилә башлыгы.
Сәрия апа, сәфәрдән кайткач, ниятен әтисенә әйтә. Ул кызының теләгенә каршы килми, әмма туйларын гына күрә алмый. Тугыз балалы гаиләдә үскән кыз, әнисенең хәер-фатихасы белән, Кәүҗияк авылына килен булып төшә. Сабир абый да алты баланың икенчесе булып үсә. Бердәмлекнең көчен тоеп яшәгән бертуганнар яшь кәләшне яратып кабул итәләр. Хөмәйрә апа да аны беренче көннән үк үз кызыдай якын күрә. Гомеренең соңгы көненә кадәр үзе дә Сәрия апа тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши ул. Зыялы, гыйлемле Ана биш вакыт намазын калдырмый, ил-көннәргә – тынычлык, балаларына тәүфыйк, иман байлыгы теләп, 97 яшендә тыныч кына бакыйлыкка күчә. Әниләренең хәер-фатихасы белән тигез, тату гомер кичерәләр Зариповлар.

Өйләнешкәч, тормыш юлын Кәүҗияктә башлаган яшьләргә озакламый Сарманнан бер бүлмәле фатир бирәләр. Хәзерге сәнгать мәктәбе урынында урнашкан барак тибындагы торак бик күп якыннарын да сыйдыра, ризыкландыра. Аннан өч катлы йорттагы ике, соңрак өч бүлмәле фатирга күченәләр. Бүгенге көндә Сабир абый белән Сәрия апа үз хезмәтләре белән төзегән нурлы, гөлбакчалы, мул табынлы нигездә гомер итәләр.
50 ел сизелми дә узып киткән. Әле яңа гына гаилә корган кебек идек. Балалар үстеләр, оныклар сөябез, Аллаһка шөкер, - диде Сәрия апа.
Элек икесе дә музыка дөньясында кайнасалар, хәзер исә Коръән сүрәләрен көйлиләр, шәригать кануннарын үтәп, иманлы гомер кичерәләр. Бергәләп хезмәт юлларын да барладык.
Элек, музыка училищесына керер өчен, башта биш ел музыка мәктәбендә укырга кирәк иде. Мин исә сигезенче класстан соң дүрт айлык тракторчы-машинист курсларында укыдым. Шуннан соң яз көне колхозда эшләп алдым. Ә икенче елны Әлмәт музыка училищесына укырга керергә киттем. Ул елны, Татарстанда авылдагы яшьләрне үстерергә кирәк, дигән ниндидер бер директива чыкты. Шуның өчен һәр районнан музыкаль белеме булмаган берәр-икешәр яшь кешене укырга кабул иттеләр. Әлбәттә инде, аның музыкаль сәләтен тикшереп карап. Минем белән бергә Вәсим Әхмәтшин да бар иде. Аны – торбада уйнарга, мине баян төркеменә алдылар. Музыка мәктәбе программасын үтү өчен, бер ел әзерлек курсларында укыдык. Икенче елны 1 курска кабул иттеләр, - дип дәвам итте сүзен Сабир абый.
Ике ел укыганнан соң, аны армия сафларына алалар. Киров өлкәсендә ракета гаскәрләрендә ике ел хезмәт итеп, чыныгып кайта егет. Аннан, укуын дәвам итеп, өченче курсны тәмамлый. 1973 ел була бу. Яшь белгечне юллама белән Минзәләгә җибәрәләр. “Дустым Альберт шунда өйләнеп калды, ә мин ике елдан Сарманга кайттым. Бер елдан соң Сәрияне очраттым”, - диде гаилә башлыгы.
Фатир алыр өчен, аңа көнкүреш комбинатында фотограф булып эшләргә дә туры килә. Аннан мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр аны. Биш елдан эшкә кабат сәнгать мәктәбенә кайта. Шуннан соңгы елларда йөзләгән яшьләрдә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли, гармунда уйнау серләрен өйрәтә, дистәләгән сәхнә йолдызы үстерә укытучы. Аның төркемендә шөгыльләнгән яшьләр бүген дә остазларына олы рәхмәтле. Лаеклы ялга чыккач та, тик утыруны белми, сак хезмәтендә эшләп ала. Ә бүгенге көндә Сабир абыйның яраткан хоббие бар: ул гармуннар, баяннар төзәтә, моң тартмаларына икенче тормыш бүләк итә, шуннан ләззәт ала.
Сәрия апаның да хезмәт юлы мәдәният өлкәсендә башлана.
Мин әзрәк гармунда уйный идем. Уйнаучы ир-атлар булмагач, гел мине чакыралар иде. Шуннан клуб системасына кереп кителде. Кияүгә чыккач, музыка мәктәбенең китапханәсенә эшкә урнаштым. Аннан мәдәният бүлегенең бухгалтериясенә күчтем. Тора-бара, ул үзәкләштерелде. Шулай итеп, 30 елдан артык мәдәният бүлегенә, мәктәпләргә, балалар бакчалары хезмәткәрләренә хезмәт хакы исәпләдем, - ди ул үзе.
Әйе, сарманлылар Сәрия апаның исәп-хисап өлкәсендә эшләгән елларын яхшырак беләләрдер. Үзәкләштерелгән бухгалтериягә, лаеклы ялга чыккач та, кабат чакыралар әле аны эшкә, шуннан тагын өч ел эшләргә туры килә аңа. Эшен яратып, төгәл башкара хисапчы.
Зариповлар бер кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә җиде онык, бер оныкчык куанычы күреп яшиләр.
Аллаһка шөкер, балалар, кияү-килен, оныклар – барысы да намазлылар. Ике якның да диндә булуы әнкәйләрдән килә. Каенәнкәй дә, үземнеке дә гомер буе намаз укыдылар. Безнең Нигъмәтҗан бабай азанчы булган. Ә безне дингә кертүчеләр улым белән туганым Сәид хәзрәт булды. Энем, укырга керер алдыннан, миңа киңәш сорап килде. “Кер, апаем, ялгышмассың, хәзер дин модада бит”, - дидем. Ул вакытта әйткән сүзем өчен оялып та йөрдем, аның мода түгел, хаклык икәнен аңладым. Без бит башка чорда үстек. Әнкәйләрне хәтта намаз укудан, ураза тотудан тыялар, су эчертеп карап, тикшереп йөриләр иде. Шулай да әнкәйләр динне саклаганнар. Аллаһка шөкер, дингә кайтуыбызга сөенеп бетә алмыйбыз. Булганына шөкер итеп, бер-беребезгә сәламәтлек, исәнлек, ил-көннәргә тынычлык теләп яшибез, - диде Сәрия апа.
Уллары Динар (Габдрахман хәзрәт) 7 сыйныфта укыганда ук, дингә баса. Ул Әлмәттә мәдрәсәдә белем ала. Мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укый, бары тик химия фәненнән генә “4”лесе чыга. Укытучысы Зилә Мәгъсүмҗан кызы билгесен төзәтергә тәкъдим иткәч тә, ризалашмый. “Мин химияне Сездән дә яхшырак белмим инде”, - ди. 11 сыйныфны тәмамлагач, ул Мисырга укырга китә, дүрт ел университетта укый. Аннан Төркиядә халыкара университетта белем ала. Гарәп телләре буенча халыкара дипломы бар. Күп кенә дин кардәшләренә Хаҗ сәфәре кылырга юл ачты ул. Төркемнәр туплап, даими рәвештә нигездә Гомрәгә алып бара. Аның белән бергә әтиемә дә ике тапкыр изге юлда булырга насыйп кылды Аллаһ. Гыйлемле, тәртипле, ярдәмчел хәзрәт тирә-юньдәге районнарга да танылды.
Улыбызның Сарманнан китәсе килмәде, шуңа туган авылында төпләнде. Әлмәт шәһәрендә кызлар мәдрәсәсендә гарәп теленнән укыта һәм Коръән дәресләре алып бара. Малайлар гимназиясендә дә гарәп теленнән сабак бирә. Әлмәт авылы мәктәбендә балаларга гыйлем өсти, мәчеттә укыта. Киленебез Раушания бик итагатьле, игелекле бала булды, бик яратабыз үзен. Ул Әлмәт авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта, завуч булып та эшләде. Эльвирабыз гаиләсе белән Себердә яши, - диделәр иманлы балалар тәрбияләгән әти белән әни.
Сүзне Сәрия апа дәвам итеп:
Аллаһка шөкер, Сабирым шулкадәр әйбәт булды. Икенче гомер булып, тагын кияүгә чыгарга туры килсә, һичшиксез аны сайлар идем. Минем өчен әти дә, абый да, тормышымда ныклы терәк булды ул. Ике як туганнар белән дә дус-тату, аралашып яшибез. Тормышымнан бик канәгать, бәхетле яшәдем мин. Каенәнкәй белән бергә гомер иттек. Үземнекеләр бик иртә гүр иясе булдылар. Әнкәй минем өчен бик якын кеше булды, без бик тату һәм рәхәт яшәдек. Гаилә учагы, дип, өйдәге җылылыктан әйтелгәндер, мөгаен. Менә шул учакның утын сүндерми, үз тирәсенә җыеп яшәүче әнкәебез янында барыбызга да җылы булды. Ягымлы, якты, йомшак күңелле кеше иде ул. Туганнар да аның янына җыелдылар. Үләр алдыннан да кат-кат бәхиллеген калдырып китәсен әйтте, туган көннәргә бүләкләрен таратты. Аннан сабыр гына, үз аңында, акылында китеп тә барды. Җан биргәндә, барыбыз да янында булдык. Гүр иясе булган якыннарыбызның урыннары җәннәттә булса иде, - диде.

Әйе, иң зур байлык – иман. Аллаһы Тәгалә безнең кыяфәтебез, дәрәҗә-байлык, нәселебезгә түгел, йөрәгебездә булган иманыбызга карый. Аны саклауда да сабырлык күрсәтергә тиешбез. Рәсүлебез с.г.в.: «Тәнгә баш ничек кирәк булса, иманга сабырлык шулай кирәк. Сабырлык бетсә, иман китәчәк», – дигән. Авырлыклар килгәндә, борчу булганда, кыенлыкларда сабыр итә алуыбыз мөһим, чөнки дөньяда һәр җиңүнең ачкычы – ул сабырлык.
Альбина Сабирова
Нет комментариев