Бүләкләнүчеләр арасында хезмәттәшебез дә бар
Җәмгыять

Бүләкләнүчеләр арасында хезмәттәшебез дә бар

Бүген район Советында Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасы лауреатларын бүләкләделәр.

Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Фидакарь хезмәтләре белән үрнәк булган сарманлылар арасында хөрмәтле хезмәттәшебез – 41 елдан артык “ТАТМЕДИА” җәмгыяте филиалы “Сарман-информ”да версткалау операторы булып эшләүче Шәймәрданова Нәзирә Гатуф кызы да бар.
Хезмәт кенәгәсендә бары тик язма булган хезмәттәшебез, чыннан да, олы ихтирамга лаек. Коллективта төгәл, пунктуаль, тырыш, кешелекле, ярдәмчел булуы белән абруй казанды ул. Без Нәзирә Гатуф кызына киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын, сәламәтлек телибез.


Нет комментариев