Район үзәк хастаханәсе табибы Айрат Бакиров илне яклауны намус эше дип саный
Шундый кешеләр бар: тыныч кына яшәп яту мөмкинлеге булганда, аларның «хәрби форма»лы хезмәтне сайлавы, үзләре теләп ил сагына басулары кайчак гаилә тарихы белән дә бәйле була. Бу – гади сайлау гына түгел, туган ояңда алган тәрбиянең, буыннан-буынга килгән, әти-әниең дә гомерләрен шуңа багышлаган хезмәтнең дәвамы да булып тора. Ул – үткән белән бүгенгене, бер буын батырлыгын икенчесенеке белән тоташтырып торучы җеп. Район үзәк хастаханәсенең табиб-хирургы, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Айрат Бакиров-«Лепила» да – шундый династия вәкиле. Шушы көннәрдә ул кыска срок-лы ялга кайтып китте. Без аның белән очрашып, хезмәте турында сораштык.