Татарстан яшьләре үз идеяләрен тормышка ашыру, грант ярдәме алу һәм тәҗрибә туплау өчен киң мөмкинлекләргә ия.
Бу мөмкинлекләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында ачыла, дип хәбәр итә республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы. Мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь белгечләр төрле федераль проектларда һәм бәйгеләрдә, шул исәптән 1 млн сумга кадәр грант каралган мәктәп укучылары һәм колледж студентлары өчен «Большая перемена», авыл территорияләрен үстерүгә юнәлтелгән 5 млн сумга кадәрге «Я в Агро», урам культурасы һәм спорт вәкилләре өчен «КАРДО», студентлар проектларын тормышка ашыручы «Твой Ход» һәм яшь остазлар өчен «Быть, а не казаться» бәйгеләрендә үзләрен сынап карый алалар.
Шул ук вакытта, яшьләр өчен иң якын мөмкинлекләрнең берсе — «Росмолодёжь.Гранты» бәйгесенең икенче сезоны. 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала торган бу бәйгедә 1 миллион сумга кадәр грант отырга мөмкин, ә гаризалар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйге кече территорияләрне үстерү, волонтерлык, фән һәм технологияләр, спорт, иҗат, туризм һәм гаилә проектлары кебек 18 номинацияне үз эченә ала. Гаризаларны әзерләүдә республика экспертлары командасы, шулай ук «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» оешмасы әзерләгән «Юлдаш» ИИ-боты ярдәм итәргә әзер
.
Нет комментариев