Оста кулында күн дә җанлана
Җәмгыять

Оста кулында күн дә җанлана

Сәнгать өчен матурлык — урманда түгел, кеше күңелендә, дигән бер акыл иясе. Кешедәге матурлыктан көчлерәк матурлык юк икән дөньяда. Иске Кәшер авылында яшәүче Илфира Минһаҗева да матурлык ярата һәм үз куллары белән аны тудыра да. Ул рәсемнәр, күннән төрле брошкалар, чәчәкләр, беләзекләр ясый. Табигый материаллардан да бик урынлы һәм оста файдалана.

Минем яшьлегем әткәемнең колхоз рәисе булып эшләгән чагына туры килде. Әткәй, тарантаслы атына утыртып, мине үзе белән басуга, урманнарга алып бара иде. Ромашка, мәтрүшкә чәчәкләрен җыеп йөргәннәрем — әле дә хәтеремдә, - ди ул, күңелендәге истәлекләрен барлап.

Минзәлә районы Тулбай авылы кызы ул. Тулы гаиләдә — әти-әни, әби-бабай тәрбиясендә үскән. Әтиләре агроном, колхоз рәисе булып эшләгән. Учакны һәрвакыт җылы тотучы әниләре тәмле ризыклар пешерергә дә, кул эшләренә дә өлгергән. “Бик эшчән, уңган булды безнең әнкәй. Ул итекләр баса, күлмәкләр тегә, хәтта без — алты кызына пардан кышкы пәлтәләр дә тегеп кидерә иде. Без һәрвакыт матур булып йөрдек. Хезмәткә тәрбияне безгә гаилә бирде”, - диде Илфира ханым. 

Үзе дә кечкенәдән тегәргә өйрәнә ул. Вельвет тукымалар чыккан чорларда комбинезон тегеп кия. “Көрән чәчәкле диван җәймәсеннән теккәнем хәтердә калган. Аны әниемнең киез итек мана торган кара буявы белән карага манган идем. 9-10 классларда укыган чак иде, ахры. Чыгарылышка да үземә күлмәк тектем. Бик матур зәңгәр күлмәк иде. Кызганыч, сакланмаган. Элек аңа әһәмият бирмәгәнбез, ә хәзер һәрнәрсә кадерле”, - диде ул. 

Күрше Күзкәй авылы мәктәбенә йөреп, кыз 10 сыйныфны тәмамлый. Укыган чагында аны һәрвакыт рәсем бәйгеләрендә катнаштыралар, мөгаен, шул вакытта ук сәләтен күргән булганнардыр. Мәдәни чараларны оештыру секторы өчен дә җаваплы итеп куялар. 

Мин һәрвакыт бәйрәмнәрдә бии идем. Ничек итеп биергә өйрәнгәнбездер, анысына хәзер дә шаккатам. Ул вакытта Интернет юк бит, видеолардан карап өйрәнерлек тә түгел. Музыканы да радиодан гына ишетәбез. Телевизордан да еш күрсәтмиләр. Кырым-татар биюен өйрәнгәнем истә калган. Әнкәебез бик матур җырлый иде. Ике апама да күчкән ул сәләт. Гомумән, аларның һәркайсының үзенә күрә үзгә шөгыльләре бар. Матур чәчәкләр дә үстерәләр. Бер апам төп нигездә, гаиләсе белән шунда яңа йорт җиткереп, ихаталарын төзекләндереп, тирә-юньне дә сокландырып яши. Аллаһка шөкер, бертуганнар еш кунак булабыз туган нигездә, бер-беребез белән аралашабыз, ял итәбез, - диде Илфира Заһит кызы. 

Унынчы сыйныфтан соң, ул педагогия училищесына мәктәпкәчә тәрбия бүлегенә укырга керә. Минзәләдә андый бүлек булмау сәбәпле, Чаллыга китә. Кечкенәдән курчакларына “белем” биргән кызның, үскәч, тәрбияче буласы килә. 

Магазинлы да уйный идек, шуңа әнкәйнең мине сәүдә өлкәсенә укырга җибәрәсе килде. Ә минем барасым килмәде. Училищены тәмамлагач, үзем теләп, Әлмәт шәһәренә киттем. Анда бертуган апам яши иде. Мине яңа гына төзелгән балалар бакчасына эшкә алдылар. “Журавушка” бакчасы минем өчен хезмәт баскычымның иң рәхәт, кадерле вакытларын искәртә. Коллективта унбиш тәрбияче бик тату эшләдек. Балаларны, эшемне бик яраттым. Кечкенәләрне төрле кул эшләренә өйрәттем: рәсем ясарга да, биергә дә, җырларга да, - ди. 

Билгеле ки, кечкенәдән кул эшләренә әвәслеге хезмәт юлында бик ярдәм итә аңа. Кул астында нәрсә бар, шуннан нәрсәдер ясарга күнеккән белгеч бакчада да тик тормый. Курчакларына күлмәкләр теккән, балчыктан чүлмәк ясаган чакларын да искә төшерергә туры килә үзенә, уенда һәрвакыт нәрсәдер ясау була. Яңа бакча булгач, сәләтләрен күрсәтергә җае да чыгып тора. Моны бакча җитәкчелеге дә югары бәяли. Өч ай саен хезмәткә нәтиҗә ясалып, премияләрен дә бирәләр. Бу яшьләрне тагын да тырышып эшләргә рухландыра. 

Гомерлек яры — тормыш иптәше Рөстәм Хаҗетдин улы белән дә шәһәр таныштыра. Кибеткә ипигә чыккач, яшьләрнең юллары кисешә. Яңа гына хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайткан, өстенә диңгезче гимнастеркасы кигән егет ничек итеп үзенә игътибарны җәлеп итмәсен инде?! Җитмәсә, сүзгә кеше кесәсенә керә торган түгел. “Кинога билет бар, бармыйсызмы? Безгә ике кыз кирәк иде”, — дип сүз башлый егет кызга. Илфира беренче мәлдә аптырашта кала. Әйе-юк, дияргә белми, иптәш кызы белән киңәшләшергә була. Йөгереп, тулай торакның сигезенче катына күтәрелә. Дус кызы да каршы килмәгәч, энеле-абыйлы егетләр белән кинотеатрга китәләр. Шуннан танышып, очраша башлыйлар. 

Бөтен таныш булуга бер ел чамасы булганда, без өйләнештек тә. Туебыз 30 август көнне булды. Бик матур, кояшлы, җылы көн иде ул. Туйны ишегалдында палаткада үткәрдек. Быел гаиләбезнең рубин туе булды. Бер кыз һәм ул тәрбияләп үстердек, ике оныгыбыз бар. Аллаһка шөкер, матур яшибез, - диде 40 ел стажлы килен.  

Шәһәрдә дүрт ел яшәгәннән соң, колхоз рәисе чакыруы буенча, яшь гаилә авылга кайтып төпләнә. Шактый гына тәҗрибә туплаган тәрбиячене балалар бакчасына эшкә чакырып алалар. Ә декрет ялыннан мәктәпкә башлангыч сыйныфларын укытырга чыга ул. Биш елдан мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып күчә. Аннан үзен әнисе эшләтергә теләгән сәүдә өлкәсендә дә сынап карый — эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Гаилә унике еллап шәхси кибет тота. Ә бүгенге көндә исә Илфира Минһаҗева авыл мәдәният йортында халык театры режиссеры булып эшли. 

Бу хезмәтемне башкарганга ун ел булды. Спектакльләр әзерлибез, аны сәхнәдә куябыз. Былтыр — дүрт, быел өч авылда булдык. Соңгы куйган “Җәмиләнең җенләнүе” спектаклен тамашачы аеруча яратып кабул итте, ул үзебезгә дә бик ошады. Әлбәттә, төрле вакытлар була: халык белән эшләве җиңел түгел. Шулай да уртак тел табып, аңлашып эшлибез, - диде режиссер. 

Тормышка, табигатькә булган мәхәббәте аның матур сүрәтләргә күчә. Күңел җылысы биреп ясалган рәсемнәреннән күзләр камаша. “Болары — балачагымдагы ромашкалар, ә монысы — һавалы тузганак... Көзге табигать үзенә күрә матур, бар нәрсә алтын төскә әйләнә”, - дип, оста кул эшләре белән таныштырды. 

Әнисе, әби-бабаларының шөгыльләре, күннән чәчәкләр ясау рәвешендә, Илфира Заһит кызы күңеленә дә килеп керәләр. Оста кулында күн матур чәчәкләргә әверелә. Ничек ясала соң ул? Ничек барлыкка килә? Шуның белән кызыксына башлый ул. Интернеттан бик күп видеолар карый-карый, аның ничек ясалуына төшенә. Оста күн кисәкләреннән түшкә тага торган бик матур чәчәкләр һәм беләзекләр ясый. Аларның һәркайсының үзенә күрә техникалары бар, ди. Ул безгә мастер-класс та үткәрде. Табигатьтәге һәр матурлыктан үзенә илһам ала. Төрле агач кисәкләреннән, ботакларыннан тормыш иптәше белән бергә шәмдәлләр ясыйлар. Режиссер хезмәтендә дә бик ярап куя алар.

- Мин боларны төрле бәйгеләрдә катнашкан кешеләргә бүләк итәм. Кулдан ясалган әйбергә кеше бик сөенә. Алардан җылы килеп тора, - ди. 

Төп белгечлегеннән тыш мәдәният, рәсем, музыка укытучысы булырга да Казанда өстәмә белем ала ул. 

Матурлык дөньяны коткара. Шуңа матурлыкны күрә белергә, соклана белергә кирәк. Бу шөгыльләрем миңа күңел тынычлыгы да бирә. Һәр эшемне яратып башкарам, аларның һәркайсы миңа бик кадерле. Бары тик яхшылыкка омтылырга кирәк. Дөньябыз матур, чибәр, ямьле булсын! — ди.   

 

Милләтем бизәкләре

Альбина Сабирова


Нет комментариев