Урып-җыю алдынгылары хөрмәтләнде
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю алдынгылары хөрмәтләнде

Районда бөртеклеләрне урып-җыю ахырына якынлаша. Барлык агрофирмаларда да татлы тамыр алуга керештеләр. Соңгысы буенча атна-ун көн барган кампаниянең алдынгылары да билгеле.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, алдынгылар янында булып, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Бөртеклеләрне уру буенча соңгы бишкөнлектә ургычлары 9 метрлы комбайннарда хезмәт куючылар арасында беренчелекне янә “Җәлил” агрофирмасыннан Илмир Солтанов алды. Хезмәттәше Айдар Талипов икенче булды. Бу төркемдә өченче урын “Сарман”нан Айзат Фәсхетдиновка бирелде.

Ургычлары 6 метрлы комбайннарда эшләүчеләр арасында өч призлы урын да “Җәлил”леләргә бирелде. Ленар Якупов, Айнур Әхәтов, Шамил Хәбибуллин акчалата бүләккә ия булдылар.

Чөгендер алучылар арасында ике бишкөнлектә дә алдынгылыкны “Нөркәй” агрофирмасы уңганнары алдылар. Беренчесендә Руслан Миңнемөхәммәтов, Фәрхәт Салихов, Рамис Латыйпов шушы тәртиптә бүләкләнсәләр, икенчесендә Рамис Латыйпов баскычның иң югарысына күтәрелде. Руслан Марсель улы – икенче, аның улы Раил өченче урын өчен акчалата бүләк алды.

Төягечләрдә эшләүчеләр арасында ике бишкөнлектә дә шул ук агрофирма механизаторы Рамил Салихов беренче булды. “Сарман”нан Руслан Әһелтдинов беренче бишкөнлектә икенче урын өчен бүләккә ия булды.

Агрономнарны бүләкләү традициясе дә сакланып, ике бишкөнлектә дә алдынгылыкны кулыннан ычкындырмаган “Нөркәй” белгече Илшат Зарипов бүләкләнде. Беренче бишкөнлектә яхшы күрсәткечләргә ирешкән “Сарман” агрофирмасы агрономы Рамил Маликов икенче урын өчен бүләккә ия булды.

 


Нет комментариев