Сөләйман белән Илнур «фатирник»ны шаккатырдылар
Җәмгыять

Сөләйман белән Илнур «фатирник»ны шаккатырдылар

10 сентябрь көнне Сарманның үзәк Ял паркында үткәрелгән «фатирник»та районыбыз җырчылары да актив катнаштылар, ә кыюраклары исә сәхнәгә үк чыктылар.

Сарман гимназиясенең 9 сыйныф укучылары Сөләйман Латыйпов белән Илнур Садыйков та бәйрәмдә катнашучыларга музыкаль сәлам юлладылар – «Серенада Трубадура» дигән лирик җыр башкардылар. Бу көйне җыр сөючеләр шулай ук текстының беренче юлы – «Луч солнца золотого» исеме астында да беләләр.


– Мин Сарман балалар музыка мәктәбендә укыйм. Бу җыр белән конкурсларда чыгыш ясадым, – ди Сөләйман.
Илнур Садыйков та инде ничәнче ел музыка мәктәбендә вокал серләрен өйрәнә.
– Җырларга бик яратабыз, – диләр алар икесе дә.


Нет комментариев