Район үзәгендәге тарихи бинага яңа сулыш өрелде
Җәмгыять

Район үзәгендәге тарихи бинага яңа сулыш өрелде

Районның җәмәгать судьялары бинасы “Суд участокларына капиталь төзекләндерү” республика программасы нигезендә үзгәреш кичерде.

Моның өчен дәүләт казнасыннан 33 миллион 802 мең сум акча бүлеп бирелде. Бүгенге көндә бинаның тышкы кыяфәте дә, эчке ягы да танымаслык дәрәҗәдә үзгәргән. 

1966 елда төзелгән әлеге бинада элек банк бүлекчәсе урнашкан иде. Хәзер исә анда 1 һәм 2 санлы җәмәгать судьялары участоклары үз хезмәтләрен башкаралар. Ике катлы, гомуми мәйданы 337 квадрат метрны тәшкил иткән бина куркынычсызлык таләпләренә тулысынча туры килерлек.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, соңгы елларда җәмәгать судьялары биналары капиталь төзекләндерү программасына кертелделәр. Быел республикада 11 шушындый бина яңартылды. Алар арасында Сарман районыныкы да бар. Биредә түбә, тәрәзәләр алыштырылды, фасад җылытылды һәм яңартылды, эчке өлеше дә заман таләпләренә туры китереп эшләнде, - диде төзекләндерелгән бинаны ачу тантанасына килгән республика юстиция министры урынбасары вазифаларын башкаручы Ленар Гайниев.

Ремонттан соң суд хезмәткәрләренең эш шартлары да сизелерлек яхшырган. 

Җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Хезмәт шартлары яхшырды, эшләве дә рәхәт, - диде 2 санлы суд участогы җәмәгать судьясы Ландыш Фатыйхова. 

“Эшебезне яратып башкарабыз. Бинабыз бик матур һәм уңайлы”, - дип өстәделәр башка хезмәткәрләр дә. 

Бинаның керү өлеше дә “Уңайлы мохит” таләпләренә туры китерелгән. Турникет, металл детекторы, видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Коридор, утырышлар заллары, кабинетлар якты, заманча, матур итеп эшләнгәннәр. Барысы да яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән. Инженер системасы — электр, җылылык, су линияләре яңартылган, өстәмә санитар бүлмәләр эшләнгән. Соңгылары хезмәткәрләр һәм гражданнар өчен аерым булачак. Яңа таләпләр буенча конвой бүлмәсе һәм кабинасы булдырылган. Архив, сервиз бүлмәләренә аерым игътибар бирелгән. “Кыскасы, йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күреп чыгыгыз”, - дип чакырдылар тантанага килүчеләрне. Әлбәттә, җитди оешма буларак, анда халыкны кунакка чакырып булмый. Биредә тугрылык һәм гаделлек хөкем сөрсен, гадел карарлар гына чыгарылсын иде, дигән теләктә калабыз.    


Узган җомгада районга эшлекле сәфәр кылган мәртәбәле кунаклар да яңарыш кичергән бинада булдылар. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин бинадагы үзгәрешләр белән таныштылар, коллектив белән очрашып, хезмәтләрендә уңышлар теләделәр. Төзекләндерү эшләрендә намуслы хезмәт куйган “АльянсСтрой” җәмгыяте эшчеләре, коллектив хезмәткәрләре район Советының Рәхмәт хатына лаек булдылар.

 

 

 

Альбина Сабирова


Нет комментариев