Район картингчылары республика ярышыннан кайттылар
Узган җомгада “Ялкын” картинг клубы каршындагы мәйданчык умарта күчен хәтерләтте.
Кечкенә кызлар һәм егетләребез ярышларга барырга әзерләнделәр.
20 август көнне район картингчылары Кама Аланы поселогында узган республика ярышларында булып кайттылар. Анда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән һәм Теләче, Лаеш, Сарман районнарыннан әлеге спорт белән кызыксынучы кызлар һәм егетләр катнаштылар. Урыннар шәхси исәптә билгеләнде. Нәтиҗәдә “Стриж” классында 9-15 яшьлек спортчылар арасында Сарман егете Әмир Солтанов җиңү яулады. Илнар Хәсәнов – бишенче, Ислам Вагыйзов алтынчы булдылар. Егетләр барысы да Сарман гимназиясендә укыйлар.
“Пилот” классында да Әмиргә тиңнәр булмады. Бу юлы Илнар өченче булды. Ислам Гарипов – бишенче, Рузәл Хәмидуллин алтынчы урынга чыктылар.
“125” классында бүгенге көндә Әлмәттә көллияттә белем алучы райондашыбыз Артур Заһиров җиңүче калды. Сарман урта мәктәбе укучысы Алмаз Мәхмүтов икенче булды.
“Хонда GX 200” классында 9-12 яшьлекләр арасында Сарман урта мәктәбе укучысы Рубин Илһаметдинов өченче урынны алды.
“Хонда” классында кызлар арасында Сарман гимназиясеннән Алия Хәсәнова – дүртенче, Арина Гарипова бишенче урынны алдылар. Сарман урта мәктәбе укучылары Лиана Габдрахманова – алтынчы, Гүзәл Хәмидуллина сигезенче булдылар.
Без картингчы кызларга һәм егетләргә киләчәктә дә уңышлы узышлар, җиңүле финишлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев