САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөдәрис абый белән Рәсимә апага тугрылык һәм мәхәббәт медале тапшырылды +ВИДЕО

Бүген район үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан үткәрелгән чара кысаларында Сарман авылында яшәүче, алтын туйларын билгеләп үтүче Мөдәрис һәм Рәсимә Сәлаховларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален һәм Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитеты Грамотасын тапшырды.

Чара барышында Мөдәрис абый белән Рәсимә апа, шулай ук районыбызның иң ныклы гаиләләре хөрмәтенә иң матур җырлар яңгырады, котлау сүзләре әйтелде.
Мөдәрис абый белән Рәсимә апа икесе дә Илексаз авылында туып-үсәләр. Мөдәрис абый хезмәт юлын “Электро” колхозында комбайнчы булып башлый, аннан Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, туган якларына әйләнеп кайтып, МСО, соңыннан “Сельхозхимия”дә шофер, соңыннан юл идарәсендә кранчы булып эшли, лаеклы ялга “Сарман” агрофирмасыннан чыга. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен район, республика бүләкләренә лаек була.
Рәсимә апа мәктәпне тәмамлаганнан соң авыл клубында эшләп ала, соңыннан гомер буе, лаеклы ялга чыкканчы, МСОда хезмәт куя.
Хезмәт сөючән, тату гаиләдә бер ул һәм ике кыз үстерәләр.
Мөдәрис һәм Рәсимә Сәлаховлар турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев