“Кыш көне ял итәбез, яз җитүгә, янә басуга ашыгабыз”, - диләр механизаторлар
Җәйнең озагракка сузылуын мәктәп укучылары гына түгел, кырда хезмәт куючылар да телиләрдер, мөгаен. Һава торышы яхшы булганда, урып-җыю эшләре дә көйле бара бит. Хәтта кичтән я төнлә явып үткән яңгыр да механизаторларга иртән иртүк эш башларга ирек бирми.