САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ләке мәктәбендә шахмат зонасы ачылды

Татарстан Республикасында "һәр мәктәпкә шахмат зоналары" проектын тормышка ашыру кысаларында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасын ачу тантанасы булды.

Аны ачуда депутат, авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова катнашты, Уен кагыйдәләре белән мәгълүмат стенды ясалды, шахмат буенча уку әсбаплары һәм әдәбият күргәзмәсе оештырылды. Укучылар өчен 8 уенчыга исәпләнгән өстәл шахмат такталары комплекты белән уен урыннары оештырылды.
Төзекләндерелгән шахмат зонасы әлеге искиткеч уенга битараф булмаган һәркемне җәлеп итү урынына әвереләчәк. Тәнәфесләрдә укучылар шахмат турнирында бер-берсе белән ярыша алачаклар.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев