САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китапханә – гомер көзгесе

Китапханәләрне шулай дип атау дөреслеккә туры киләдер, мөгаен.

Анда бик күп тарихи һәм фәнни мәгълүматлар белән бергә кешелек җәмгыятенең яшәешен, гыйбрәтле язмышларны чагылдырган язмаларны да табарга мөмкин.

  • Район үзәк китапханәсендә барлыгы меңнән артык укучы исәпләнә. 14 төрле газета, 18 төрле журнал алдырабыз. Укучыларыбыз аеруча “Сөембикә”, “Гаилә учагы”, “Мәйдан”, “Казан утлары” журналларын яратып укыйлар, аларны кулдан-кулга йөртәләр, элеккерәк саннарны кат-кат соратып алдыралар. Әлбәттә, даими укучылар кулында булгач,  журналларыбыз тузалар, таушалалар. Шуңа күрә аларны саклап тотарга тырышабыз, һәрвакыт “дәвалап” торабыз: ертылган битләрен ябыштырабыз, хәтта тегелгән журналларыбыз да бар, - ди библиограф Гөлнур Мадъярова.

Китапханәнең төп укучылары инде лаеклы ялга чыккан өлкәннәр булсалар да, аңа урта яшьтәгеләр һәм яшьләр дә яратып йөриләр һәм һәркайсының үзенең яраткан журналы бар.

  • Югарыда телгә алынган журналларны бигрәк тә өлкәннәр һәм урта яшьтәгеләр яратып укыйлар. Кайберләре үзләренә аеруча ошаган язма турындагы фикерләре белән дә уртаклашалар. Яшьләрнең шулай ук үзләренең яратып укый торган журналлары бар, - диде китапханә хезмәткәре Ильмира Нигъмәтуллина да.

Сарманда яшәүче Нурия Вәлиуллина – китапханәнең иң актив укучыларыннан берсе.

  • Утыз елдан артык китапханәдә эшләп, лаеклы ялга чыктым. Мәктәптә укыганда, мәктәп һәм авыл китапханәләрендә мин укымаган китап калмады. Эшләгәндә, укырга вакыт аз кала иде. “Китапханәченең нинди эше бар инде аның?” – диючеләр, әлбәттә, күп. Әмма яратып эшләсәң, китапханәченең эше тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Аннан соң, китап укый башласам, аны укып бетермичә туктамый идем. Хәзер инде иркенләп, рәхәтләнеп укыйм. Аеруча “Гаилә учагы”н яратам, андагы гыйбрәтле язмышлар турындагы язмалар бик ошый. Аны, бер барганда, унарны алып кайтам. “Сөембикә”, “Мәйдан”, “Казан утлары” да - электән үк яратып укый торган журналларым. Язылуга килгәндә, беренче булып “Сарман”га язылам. Ә журналларны китапханәдән укыйм, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев