САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе елда - яңа салым

2022 елда банкка салынган акча буенча процентлардан салым түли башлаячакбыз. Яңа закон быел 1 гыйнвардан үз көченә кергән. Россия Салым кодексының икенче өлешенә дә төзәтмәләр кертелгән, дип хәбәр итә “РБК Инвестиции”.

Шул ук вакытта 2020 елда һәм аннан элегрәк алынган процентлар исәпкә алынмаячак. Яңа салымны 2022 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк булачак.

Моңа кадәр гамәлдә булып килгән кагыйдәләр буенча, банкка салынган акча төп ставкадан 5%тан күбрәккә арткан очракта гына салым түләргә кирәк иде. Яңа закон буенча салым күләме бер үк төрле – керемнең 13%ын тәшкил итә. Моның өчен Декларация тапшыру таләп ителми. Банклар клиентларының депозитлары һәм керемнәре турындагы мәгълүматларны Федераль салым хезмәтенә үзләре үк җибәрә.

Реклама

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/69227/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X