САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатын-кызлар машинаны оста йөртәләр

Соңгы елларда хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы буенча бәйге уздыру популярлашып китте. Аны ел саен иң элек район күләмендә оештыралар.

Быел да 29 июнь көнне әлеге бәйгедә катнашу теләген 10 гүзәл затыбыз белдерделәр. Адилә Салихова, Динара Илаева, Лилия Мусина, Эльза Хәйруллина, Лилия Лепеша, Ландыш Хәсәнова, Адилә Даутова, Гөлчәчәк Камилова, Эльвира Андриянова, Раушания Җиһангирова юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә һәм автотранспортны йөртүдә ярыштылар.
Бәйгедә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе - районның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Фәндәс Вәлиев, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фәнис Әхәтов, “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең райондагы профилактика бүлеге начальнигы Алсу Ситдыйкова, ДОСААФ бүлекчәсе рәисе Альберт Хаҗиев сәламләделәр.
Нәтиҗәдә «Татэнергосбыт» оешмасы белгече Адилә Салихова җиңүгә лаек булды. Ул Әлмәт шәһәрендә узачак зона ярышларында район данын яклаячак. Без аңа уңыш юлдаш булуын телибез. Район үзәк хастаханә табибы Динара Илаева – икенче, аның хезмәттәше – баш табиб урынбасары Адилә Даутова өченче булдылар.
“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” этабында Эльвира Андриянова, Адилә Салихова, Динара Илаева һәм Адилә Даутова иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Автомобиль йөртүдә иң яхшылар булып Адилә Даутова, Лилия Лепеша, Динара Илаева һәм Адилә Салихова Аделя танылдылар.
Район Башкарма комитеты белгече Эльвира Андриянова - “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүче”, ә Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы белгече Лилия Лепеша “Иң тәҗрибәле машина йөртүче” буларак бүләкләнделәр. Барлык катнашучылар да оештыручыларның Дипломнары һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев