Җирлекләр арасында бәйге игълан итәбез.
Яңа ел җитәргә санаулы көннәр калып бара, дуслар. Һәркайда бәйрәм кәефе хөкем сөрә. Кыш бабай һәм Кар кызы, күңелләрне күтәреп, бүләкләр өләшә, чыршыларда җем-җем итеп, төрле төсле утлар яна, Урам-парклар, оешмалар, кибетләр бәйрәмчә бизәлгәннәр. Йорт тәрәзәләреннән, капка-коймалардан төсле утлар күз кысалар.
Сездән шушы матурлыкны чагылдырган фотолар, видеолар көтәбез, дуслар. Җирлекләр арасында бәйге игълан итәбез. Кайсы авыл бәйрәмгә ныграк әзерләнгән, матуррак бизәлгән икән?
Нет комментариев