Экоалдынгыларны Казанда бүләкләделәр
27 декабрь көнне Казанда «Экология — һәркем эше» Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенең призерларын һәм махсус призларга ия булучыларны бүләкләү тантанасы булды.
Алар арасында безнекеләр дә бар.
Җәлил беренче санлы урта мәктәбе укучысы Азалия Ханнанова әлеге бәйгедә өченче ел рәттән катнаша. Ул «Экотуризм» номинациясендә 2 урынга лаек була. Энесе Азамат махсус бүләккә ия була. Шул ук мәктәп укучысы Таһир Дәүләтов җиде иң актив укучы исемлегендә махсус призга лаек була. 11 сыйныф укучысы Эльвина Шәйдуллина да, актив укучы буларак, бүләкләнә.
«Экологик мәктәп» номинациясендә Ләшәү Тамак мәктәбе Россиянең иң яхшы унлыгына кертелә. Мәктәп укучысы Ләйлә Шәйдуллина, «Экодөнья» номинациясендә иң актив укучы буларак, махсус приз ала. 3 сыйныф укучысы Ислам Ялилов «Экорәсем» номинациясендә махсус призлы була. «Экомәгариф» номинациясендә мәктәп директоры Ринат Дәүләтов ноутбук белән бүләкләнә. Без җиңүчеләрне тәбриклибез һәм киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев