САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәүдәт абыйны Владимир Путин 90 яше белән котлады

.

Анак авылында яшәүче Фәрхетдинов Җәүдәт Әкселмәрдан улына бүген 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, аның урынбасары Ләйсәнә Баһманова, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова, балалары, оныклары, туганнары да юбилярга тигез тормыш, сәламәтлек, бәрәкәт теләделәр.
Бүген россиякүләм мөһим көндә үз тавышын да бирде Җәүдәт абый. Ул участок әгъзаларын өенә чакырган иде.
- Ил-көннәребез тыныч булсын, барыбыз да сәламәт булыйк. Аллага шөкер, пенсияләрне вакытында бирәләр, кадер-хөрмәттә яшибез, - диделәр 63 ел бергә тигез гомер кичергән Җәүдәт абый белән Марселия апа, бюллетеньнәрен сайлау тартмасына салып.
Киләчәктә дә тигез матур тормыш насыйп булсын үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев