САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«ДеTVора» Абхазиягә барачак

Нефтьчеләр оештырган “Яхшылык энергиясе” («Энергия добра») VII конкурсында катнашып, Җәлил беренче санлы мәктәбенең «ДеTVора» интернет-телевидениесе командасы «Яшьләр проектлары» номинациясендә җиңүче булды.

Алар быел җәй көне "Джангуль" инклюзив фестивалендә катнашу өчен Абхазиягә барачаклар. “Җәлилнефть” идарәсендә слесарь-ремонтчы булып эшләүче Артур Кашапов һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова җитәкчелегендә иҗат итүче коллектив 2019 елдан бирле уңышлы эшләп килә һәм, район чикләрен узып, республика конкурсларында да күп тапкырлар үзен танытып өлгерде. Без аларны зур җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев