САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Декабрь ае безгә нинди үзгәрешләр алып килә?

Россиядә социаль челтәрләрдән бушлай файдалану мөмкинлеге ачыла, табиблар хезмәтенә түләүгә реформа ясала, ял итү өчен илләр исемлеге киңәя. Декабрь ае безгә әнә шундый һәм күп кенә башка үзгәрешләр алып килә. Шуларның иң мөһимнәренә тукталып үтәбез.

Корпоратив «симка» эшләми

1 декабрьдән SIM-картаның тәгаен хуҗасы турында мәгълүматларны дәүләт мәгълүмат базасына кертүне таләп иткән закон үз көченә керә. Эш урыныннан бирелгән «симка» кулланучыларга телефоннарын сүндерү белән яный бу. Сәбәбе – күп кенә компанияләрнең, аеруча кече һәм урта бизнесның SIM-карта кулланучы турында «Дәүләт хезмәтләре» порталының бердәм идентификация һәм аутентификация системасына (ЕСИА) кертергә ашкынып тормавы. Цифрлы үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенгә Россия компанияләре 13,3 миллион хезмәткәрнең генә «симка»сын портал аша раслаган.

Бушлай интернет

Ай башыннан элемтә операторлары социаль әһәмиятле интернет-ресурслардан бушлай файдалану мөмкинлеге бирергә тиеш. «Элемтә турында»гы Законга бу җәһәттән тиешле үзгәрешләр кертелгән. Интернет-ресурслар исемлеге расланган да инде. Аңа «Дәүләт хезмәтләре» порталы, дәүләт, җирле үзидарә органнары, бюджеттан тыш дәүләт фондлары сайтлары гына түгел, бәлки социаль челтәрләр, интернет-кибетләр, эзләү сервислары, яңалык агрегаторлары да (барлыгы – 371 ресурс) кергән.

Мошенниклар сайтлары ябыла

Төрле юллар белән кешеләрдән акча каерып ятучыларның сайтларын судсыз гына, бик тиз ябып кую мөмкинлеге бирердәй закон үз көченә керә. Биредә, банкларның рәсми сайтларына охшатып эшләнеп, финанс пирамидаларына яки банкларның мәгълүмат системасына керүне тәкъдим итүче сайтлар турында сүз бара. Документта Үзәк банкка мондый ресурсларны тыелган мәгълүматлар исемлегенә кертү хокукы бирелгән. Сайтны ябу турында карарны, Үзәк банк башлыгы яки аның урынбасары мөрәҗәгате буенча, генераль прокурор яки аның урынбасары кабул итәчәк.

QR-кодлар турында закон карала

Реклама

Декабрь уртасында Дәүләт Думасында бөтен ил күләмендә җәмәгать урыннарына һәм транспортка QR-код белән генә кертү турында закон проекты каралачак. Дума советы закон проектын төбәкләргә, Иҗтимагый һәм Хисап палаталарына, Федерация Советына фикер алышуга җибәргән.

Табиблар хезмәтенә түләүгә реформа

Россиянең 7 төбәге – Белгород, Курган, Омск, Оренбург, Тамбов өлкәләре, Якутия, Севастополь табибларга эш хакы түләүнең тармак системасын гамәлгә кертү буенча пилот проектын башлап җибәрә. Реформаның максаты – табибларга, шәфкать туташларына бер генә смена эшләгәндә дә әйбәт хезмәт хакы түләү. Аларның хезмәт хакы окладтан һәм башка түләүләрдән торачак. Пилот проект нәтиҗәләре буенча табиблар хезмәтенә яңача түләү бөтен ил күләмендә гамәлгә кертеләчәк.

Прививкалы кешеләргә сәяхәт

1 декабрьдән Израиль «Спутник V» прививкасын ясаткан Россия туристларын үзенә кертә башлаячак. Безнең вакцинаны бу илдә 15 ноябрьдә таныганнар.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/69090/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X