Билгеле булганча, Татарстан Республикасында 2007 елдан бирле «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе үткәрелә. Аның кысаларында быел да аз керемле, күп балалы, әтиләре махсус хәрби операциядә хезмәт итүче гаиләдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.
Шундый тантаналарның берсе 20сенә – мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе көненә туры килде. Ул район үзәгендәге Әнвәр Залаков исемендәге паркта үткәрелде. Бу көнне истәлекле бүләк 70 балага тапшырылды, ә беренче сыйныфка районда барлыгы 271 бала укырга керәчәк. Район җитәкчелеге балаларга сау-сәламәт, тәүфыйклы һәм бәхетле булуларын, яхшы билгеләргә генә укып, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсеп җитүләрен теләде. Тантанада мәртәбәле кунаклар да катнаштылар.

Аларның берсе – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге начальнигы Роза Шәяхмәтова. Акциянең даими катнашучысы, игелекле эшкә ел саен өлеш кертүче «Бәхетле» компанияләр төркеменең җитештерү бүлеге белгече Эльвира Әсләмова да бәйрәмебезгә зур ямь өстәде. Ул балаларны компания җитәкчелеге исеменнән беренче сыйныфка аяк басулары белән тәбрикләде, сәламәтлек һәм тырышып укуларын теләде.

Балаларга матур теләкләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты – бик күп игелекле эшләре белән билгеле булган Рияз Комаров та җиткерде.
– Бер-берегез белән дус булыгыз, бабаларыгыз батырлыгын һәрвакыт истә тотыгыз, әти-әниләрегез һәм якыннарыгызны яратыгыз һәм бары тик алга гына барыгыз. Сезгә укуда уңышлар гына юлдаш булсын! – диде ул.
Рияз Фоат улы, әтиләре махсус хәрби операциядә хезмәт итүче балаларга уку кирәк-яраклары алырга дип, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйловага 150 мең сумлык сертификат тапшырды.

Акция кысаларында барлыгы 80 балага портфель һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшыру каралган. Бу изге эшкә Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев һәм район оешмалары, эшмәкәрләр дә үз өлешләрен керттеләр.

Хезмәттәшебез – «Сарман» газетасы корреспонденты Лилия Сапарованың улы Әмирхан да быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

Аны яңа уку елы белән «ТАТМЕДИА» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков тәбрикләде. «Кадерле Әмирхан! Сине 1 сентябрь – Белем көне белән котлыйм. Бу көнне син белем һәм яңа ачышлар дөньясына беренче адым ясыйсың. Алда сине могҗизалы тормыш, кызыклы очрашулар, мавыктыргыч сәяхәтләр көтә. Хәерле юллар сиңа!» – диелгән иде котлау открыткасында. Шамил Мөхәммәт улы кечкенә дустыбызга мәктәп кирәк-яраклары салынган бик матур портфель дә бүләк итте. Аны Әмирханга «Сарман-информ» җитәкчесе Альбина Сабирова тапшырды. Ул да булачак укучыга яхшы билгеләргә генә укуын, зирәк акыл һәм шатлыклы җиңүләр теләде. Әмирхан хәрефләрне таный, 200гә кадәр саный белә.
– Мәктәптә яңа дуслар, төрле кызыклы сорауларга җавап табасым, дөньяны танып-беләсем килә, – ди ул. Без кечкенә дустыбызга, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк барлык укучыларга якты зиһен һәм белем юлында зур уңышлар телибез!
Нет комментариев