Беренче сыйныфлар портфельле дә булдылар
Билгеле булганча, Татарстан Республикасында 2007 елдан бирле «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе үткәрелә. Аның кысаларында быел да аз керемле, күп балалы, әтиләре махсус хәрби операциядә хезмәт итүче гаиләдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.