Ике җирлеккә яңа машина ачкычы тапшырдылар
Җәмгыять

Ике җирлеккә яңа машина ачкычы тапшырдылар

2010 елдан башлап, җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген стимуллаштыру һәм алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу максатларында, муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-бәйгесе уздырыла.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыкларына машина ачкычлары тапшыра. 

Республика көне алдыннан быел да муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика конкурсына йомгак ясадылар. Тантанада район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге район делегациясе дә катнашты.

Казан ЭКСПО халыкара күргәзмә үзәгендә узган чарада безнең ике авыл җирлеге башлыгын да бүләкләделәр. Кәүҗияк һәм Шәрләрәмә авыл җирлекләре башлыклары Фиргат Хөснетдинов белән Наилә Хуҗина җиңүче Дипломы һәм Niva Travel автомобиле ачкычына ия булдылар.

 


Нет комментариев