САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баш мие тизрәк эшләсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Сингапур Милли университеты белгечләре чәйне даими куллану баш мие эшен яхшыртырга сәләтле икәнен ачыклаган

Әгәр чәйне атнага дүрт тапкыр булса да эчсәң, баш мие элемтәләренең нәтиҗәлелеге арта.

Фәнни эксперимент өчен 60 яшьтән өлкән кешеләр сайлап алынды. Аларны ике төркемгә бүлделәр: соңгы 25 ел дәвамында атнага дүрт тапкыр чәй эчүчеләр һәм эчмәүчеләр. Башта галимнәр сынау астындагы кешеләрнең тормыш эшчәнлеге күрсәткечләрен һәм баш миен МРТ ярдәмендә өйрәнгәннәр.

 

Тикшерү барышында баш миендә даими рәвештә чәй эчемлекләрен кулланган кешеләрнең нейроннар арасында нәтиҗәле бәйләнеш арттырылуы ачыкланган. Шулай ук беренче төркемдә когнитив сәләтләр дә билгеләп үтелде.

Галимнәр ярымшар арасындангы асимметриянең кимүе даими чәй эчү белән бәйлиләр. Димәк, баш мие өчен бу гадәтнең файдасы бар.

Автор:. Г. Вәлиева

Фото: https://pixabay.com/ru

http://www.sahne.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев