Җәлил кызы Арина Маторинага бокс үз-үзенә ышаныч бирә
«Бокс» сүзен ишетүгә, ирексездән күпләрнең күз алдына канлы сугыш килеп басадыр. Әйе, кызганычка каршы, күпчелек фикеренчә, бу спорт төре башкаларны кыйнау, имгәтү белән бәйле. Шуны онытмаска кирәк: барлык спорт төрләренеке кебек үк, боксның да төп максаты – гомуми үсеш.
Аның белән шөгыльләнгәндә, балалар физик яктан гына чыныгу алмыйлар, алар шулай ук бер-берсе белән аралашырга өйрәнәләр, спортчыларның үз-үзләрендә ышанычлары арта. Шуңа күрә элегрәк кызларның бокска йөрүе сәеррәк күренеш саналса да, хәзерге вакытта бу беркемне дә гаҗәпләндерми диярлек. Бокс белән шөгыльләнүче гүзәл затлар безнең районда да очраштыргалый. Алар арасында кечкенәдән үк күнегүләр залына йөрүчеләр дә бар. Җәлил поселогында яшәүче Арина Маторина - шундыйлардан.
Поселокның беренче санлы урта мәктәбенең алтынчы сыйныфына баручы кызчыкка быел нибары 12 яшь тула. Шулай булса да, ул инде өченче ел тренеры Ильяс Нуриев кулы астында бокс белән шөгыльләнә.
Арина турында тулырак язманы район газетасының 26 август саныннан укый аласыз.
Сүз уңаеннан
Бүген Халыкара бокс көне билгеләп үтелә. 2021 елга кадәр ул 22 июльгә туры килә торган булган. 2018-2020 елларда әлеге датаны җәй уртасында билгеләп үткәннән соң, узган ел аның көне үзгәрә. Халыкара бокс ассоциациясе президенты Умар Кремлев сүзләре буенча, бу 1974 елда нәкъ шушы көннәрдә бокс буенча беренче дөнья чемпионаты үтү белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев