Җәлил кызы Арина Маторинага бокс үз-үзенә ышаныч бирә
«Бокс» сүзен ишетүгә, ирексездән күпләрнең күз алдына канлы сугыш килеп басадыр. Әйе, кызганычка каршы, күпчелек фикеренчә, бу спорт төре башкаларны кыйнау, имгәтү белән бәйле. Шуны онытмаска кирәк: барлык спорт төрләренеке кебек үк, боксның да төп максаты – гомуми үсеш.