САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

9 сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханнарын ничек биргән

9 сыйныф укучылары арасында рус теле белән математикадан уртача баллар узган елгы район күрсәткечләреннән югарырак, калган фәннәрдән бик азга гына түбәнрәк булган.

Шунысы куанычлы: уртача күрсәткечләр шактый фәннәрдән – математика, физика, биология, тарих, география, җәмгыять белеменнән республиканың уртача күрсәткеченнән югарырак. Ә менә рус теле, химия, информатика, инглиз теле, рус әдәбияты, татар теленнән бик азга гына түбәнрәк булган. Биш укучы сайлап алу фәннәреннән имтиханнарны “2” легә биргән. Бу имтиханнарны алар көз көне яңадан тапшырып карый алалар. Инвалид, мөмкинлекләре чикле 8 укучы рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырган, һәм нәтиҗәләр дә яхшы. 9 сыйныфны быел 357 укучы тәмамлады, аларның 85 е татар теленнән төп дәүләт имтиханы бирде һәм барысы да уңай билге алган. Бу – республика буенча яхшы күрсәткеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев