САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 март - Россияда песиләр көне

Россиядә Песиләр көнен 1 мартта бәйрәм итәләр.

 Бездә мәчеләр - яз символларының берсе, ә март песи ае дип тә санала. 

Әлеге бәйрәм уңаеннан песиләр турында кызыклы фактлар урнаштырабыз. 

  • Песинең йөрәге минутына 140 тапкыр тибә. Кешенеке якынча – 75 тапкыр.
  • Мыеклар ярдәмендә песиләр тирә-юньгә яраклаша.
  • Песи конфет яратмый, чөнки баллы тәмне тоя алмый.
  • Песиләр ерактагы әйберләрне әйбәт күрә, ә менә якындагыларнын күреп җиткерми.
  • Песи балаларының сөт тешләре була.
  • Песи тирли белми.
  • Куркыныч янаганда песи сәгатенә 48 чакрым тизлектә йөгерә ала.
  • Песинең борының рәсеме кабатланмый.
  • Стаббс атамалы мәче Аляска штатында урнашкан Талкитна шәһәрендә 15 ел буе мэр булган.
  • Җир тертәү куркынычы вакытында песи бинадан чыгып китәргә ашыга.
  • Әлеге җәнлек 30 млн. ел элек тә җир шарында яшәгән.
  • Өй песие 57 градуста да исән кала ала.
  • Мәче колагын 180 градуска бора ала.
  • Мәченең 12 пар мыегы бар.
  • Яшь белән песинең күз төсе үзгәрергә мөмкин.
  • Алгы тәпиләрендә аларның биш бармак, ә арткыларда 4 бармак урнашкан.
  • 95% кеше песиләре белән сөйләшә.
  • Песи күзләре караңгыда да күрә.
  • Якынча алар 6 ел яшиләр, иң олы мәче 39 яшен тутырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев