САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Раиф абый белән Әлфия апа бүген алтын туйларын билгеләп үтәләр

Сарман авылында яшәүче Раиф һәм Әлфия Йосыповларның бүген гаилә корып яшәүләренә 50 ел тулды.

Раиф абый гомер буе төзелештә эшли, күпьеллык тырыш хезмәте өчен күп санлы Мактау кәгазьләре, “Мактаулы төзүче” медале белән бүләкләнә. Әлфия апа исә 1967 елда район электр элемтәсе үзәгенә эшкә керә һәм 2000 елга кадәр телефонистка булып эшли. Аның да күпьеллык тырыш хезмәте югары бәяләнә. Икесе дә – хезмәт ветераннары. Бергәләп өч бала үстерәләр.
Истәлекле бәйрәмнәре уңаеннан аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярларга матур теләкләрен шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина җиткерделәр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев