САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Рафис абый Уразаев бүген юбилеен бәйрәм итә

Районыбызның легендар җырчысы, кабатланмас моң иясе - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаевның бүген - гомер бәйрәме, 75 яшьлек олуг юбилее.

Аны белмәгән, танымаган кеше районда юктыр. Республикада да Рафис абыйны яхшы беләләр. Райондашыбыз Миргасыйм Гаскәров сүзләренә иҗат ителгән “Сарманым” җырын Алина Прокофьева-Кәримова бөтен җөмһүрияткә танытты.
Гомерен туган төбәге халкына җыр-моң бүләк итүгә, мәдәни мирас таратуга багышлаган Рафис абыйны һәркем хөрмәт итә, ярата. Без аңа киләчәк тормышында да рух күтәренкелеге, ныклы сәламәтлек, тигез тормыш, иман байлыгы телибез. Һәр көнен райондашларына “Хәерле иртә” теләп каршы алган Рафис абыйның үзенең дә иртә-кичләре хәерле, бәрәкәтле узса иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X