САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәкыя апа 90 яшендә дә шат күңелле, җор телле

Бүген – 24 декабрь көнне Чукмарлы авылында яшәүче тыл ветераны Әсәдова Рәкыя Мәхмүт кызының – 90 яшьлек гомер бәйрәме.

Рәкыя апаның балачак һәм яшьлек еллары авыр сугыш һәм аннан соңгы елларга туры килә. Ветеран балачак елларыннан бирле колхозда төрле эшләрдә эшли, аннан сыер сава, сарык фермасында хезмәт куя. Тормыш иптәше Мөнәвир абый белән ике кыз, өч ул үстерәләр. Бүгенге көндә Рәкыя апа балаларының – игелекләрен, 5 әр онык һәм оныкчыкларының куанычын күреп яши.
Рәкыя апаны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин, ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова җиткерделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Рәкыя апа хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев